Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Казахстан Республикасы - Татарстанның төп сәүдә партнерларының берсе"
2012 елның 19 сентябре, чәршәмбе
ТР һәм Казакъстанны борынгы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли, Казакъстан Республикасы - Татарстанның төп сәүдә партнерларының берсе – үткән елда республикаларыбызның товар әйләнеше 900 миллион АКШ доллары булды. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан белән Россия төбәкара хезмәттәшлеге IX форумы чаралары кысаларында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Форум Павлодарда “Дуслык Йорты” бинасында (Казакъстан Республикасы) үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Форум эшендә РФ Президенты Владимир Путин һәм Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек, барыннан да бигрәк, машина төзелешендә тормышка ашырыла, дип билгеләде. “Бу, барыннан да бигрәк, “КАМАЗ” ААҖ, - диде ул. – “КАМАЗ” ААҖ өчен Казакъстан Республикасы сату күләме буенча Россиядән соң икенче урында тора, 2011 нче елда монда 3 мең автомобиль китертелде”.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖ белән уртак предприятие эшләвен ( 2005 нче елда булдырылган "КАМАЗ-Инжиниринг”), автомобильләрнең бер өлеше Казакъстанда җыелуын билгеләде. Шулай ук уртак предприятие Казан вертолет заводы белән булдырылган.
Яңа уртак проектлардан Рөстәм Миңнеханов Карагандин өлкәсендәге авыл хуҗалыгына бәйле “МВЕН” (Казан) компаниясе проектын атады. Шулай ук Казакъстан территориясендә Татарстанның “КЭР-Холдинг” компаниясе белгечләре эшли.
Рөстәм Миңнеханов ТР белән Казакъстан төбәкләре арасындагы тыгыз элемтәләрне билгеләп үтте. Агымдагы елда Актүбә өлкәсендә сәүдә миссиясе оештырылды, татар милли бәйрәме – Сабантуй уздырылды.
“Бүген Казакъстанда 220 мең татар яши, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең алар белән бик яхшы элемтәләр, һәм мондый мәдәни чараларны уздыру аларны сакларга ярдәм итә”.
Рөстәм Миңнеханов форум кысаларында бик файдалы очрашулар булуын билгеләде. Ул шулай ук нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләшү булуын һәм, якын арада тәҗрибә белән алмашу һәм алдагы вакытта бергәләп эшләү өчен, Казакъстаннан Татарстанга делегация килүен белдерде.
“Көнбатыш Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры төзелеше проекты буенча эшкә килгәндә, без бу мәсьәләдә шулай ук актив эшлибез, дип белдерде ТР Президенты, һәм мин, бу транспорт юлы безне тагын да якынайтыр, дип өметләнәм.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз