Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университетының Гыйльми советы әгъзалары белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һ.б. катнашты.
Очрашуның максаты – вуздагы вәзгыять, Рөстәм Миңнехановка юлланган Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты ректоры вазыйфасын башкаручы Николай Абруковның гамәлләреннән канәгатьсезлек белдерелгән коллектив хаты буенча фикер алышу. Вуз оппозициясе лидерлары буларак вуз президенты Геннадий Дегтяров чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов вуздагы вәзгыять чыннан да катлаулы дип билгеләп үтте. Бүген югары уку йортлары алдына куелган бурычларны мәгарифнең җитди үсешеннән, вузда эзләнү эшчәнлегеннән башка хәл итү мөмкин түгел дип ассызыклады ул. Безгә сәнәгать предприятиеләрен, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсен, Казан вертолет заводын яңа дәрәҗәгә күтәрергә, автомобиль кластерын үстрү зарур, диде Рөстәм Миңнеханов. Мотор төзелеше заводына, М.Горький исемендәге судно төзелеше заводына һ.б. предприятиеләргә Казан илкүләм тикшерен-техник университеты әзерләгән белгечләр, инженерлар килә.
Соңгы елларда вуз җитди уңай үзгәрешләр кичерде, дип искәртте Татарстан Президенты, вуз илкүләм тикшеренү-техник университеты статусына ия булды, матди-техник базасы ныгытылды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул вуз Гыйльми советы әгъзаларының барлык хатларын да алган, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән киңәшләшкән.
Вузга җитәкче итеп федераль үзәктән билгеләгән кешене кую тәкъдиме дә булды, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренә караганда, вуз белән профессорлар коллективын берләштерә, вузның киләчәк үсеше өчен шартлар тудыра ала торган кеше җитәкчелек итәргә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты ректоры вазыйфасына Альберт Гыйльметдинов кандидатурасын карарга тәкъдим итте. Ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфасында үзен күрсәткән галим, профессор. Аның җитәкчелегендә “Алгарыш”, “Бәләкәч” кебек программалар гамлгә куелды, мәктәпләрне модернизацияләү программасы эшли, диде Татарстан Президенты. Ул Гыйльми совет әгъзаларының барлык фикерләрен дә тыңларга әзер булуын белдерде.
А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университетының Гыйльми советы әгъзалары Альберт Гыйльметдинов кандидатурасын уңай бәяләде. Алар шулай ук республика җитәкчелеге куйган квалификацияле белгечләр әзерләү, вузны үстерү бурычларын чынга ашыруна максат итеп куюларын белдерде. Бүген вузның үсеш программасы, укытучылар составы бар, коллективның нәтиҗәле эше өчен шартлар булдыру кирәк, дип билгеләп үтте А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм эзләнү техник университеты вәкилләре.
Иртәгә, 21 сентябрьдә А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университетының Гыйльми советында Альберт Гыйльметдинов ректор вазыйфасын башкаручы буларак тәкъдим ителәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.