Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Без федераль үзәк һәм муниципалитетлар белән бер-беребезне аңларга тиеш”
2012 елның 21 сентябре, җомга
Россия төбәкләренең уңышлы үсеш алуында субъект җитәкчеләренең федераль үзәк органнары һәм муниципалитет җитәкчелекләре белән бер-берсен аңлавы төп шартларның берсе булып тора. Бүген бу хакта ТР Президенты “Саклык банкы” “Сочи-2012” XI Халыкара инвестицион форумы кысаларында оештырган эшлекле иртәнге ашта белдерде.
Быел традицион эшлекле төшке ашта РФ төбәкләренең көндәшлелеккә сәләтлеге буенча фикер алыштылар. Анда Россия Хөкүмәте әгъзалары, төбәк җитәкчеләре, бизнес һәм экспертлар бергәлеге вәкилләре катнашты. Фикер алышу модераторы буларак, “Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф чыгыш ясады.
Төшке ашта, аерым алганда, РФ вице-премьеры Дмитрий Козак, доктор Ицхак Кальдерон Адизес чыгыш ясады. Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никофоров үз чыгышында хакимият белән гражданнарның заманча элемтә технологияләрен куллануы көндәшлелеккә сәләтлелекнең яңа факторы булып тора дип билгеләп үтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Герман Грефның төбәкнең үсеш серләре турындагы соравына җавап бирде. Республика башлыгы фикеренә караганда, уңышлы эшләүнең нигезе бер-береңне аңлаудан гыйбарәт. “Без командада, федераль үзәк, муниципалитетлар белән дә бер-беребезне аңларга тиеш”, - дип саный ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе хакында республика җитәкчелеге гамәлдәге кагыйдәләр буенча эшли дип билгеләп үтте. “Гамәлдәге кагыйдәләр һәрвакыт камил булмаса да алар буенча эшләргә кирәк. Без шул кагыйдәләр буенча эшлибез, федераль үзәктән финанслау шарты белән төрле конкурсларда катнашабыз, - диде Р.Миңнеханов. Алар безне алга барырга этәрә”.
Төбәкнең үсеше өчен мәгариф өлкәсенә ярдәм итү зарур дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, мәгариф чылбырына - балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр игътибар бирү кирәк.
“Икенчесе – ул инфраструктура. Без Кама сәнәгать кластерын гамәлгә куябыз, ә ул энергетика, тимер юл, кадрлар әзерләүне таләп итә. Болар барысы да федераль үзәктәге хезмәттәшләр белән бергә чынга ашырылырга тиеш”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз