Утырыш Сингапурда Shangri-La кунакханәсендә үтте һәм VII Россия-Сингапур бизнес-форумының мөһим сессияләренең берсенә әверелде.
Пленар утырышны комиссия рәисләре - вице-премьер – Сигапур финанслар министры Тарман Шанмугаратнам һәм Россия Премьер-министры беренче урынбасары Игорь Шувалов - җитәкләде.
Сингапур вице-премьеры Тарман Шанмугаратнам сөйләвенчә, Сингапурның эш даирәләре Россия базарына зур кызыксыну белән карый һәм Россия белән хезмәттәшлекләрен үстерергә уйлыйлар. РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов ике як та яңа өлкәләрдә мөнәсәбәтләрне үстерү планнарын тормышка ашыруга, төрле проектларны булдыру өчен, инвесторларны һәм партнерларны җәлеп итүгә максатчан каравын раслады. “Бу юнәлештә инде яхшы мисаллар бар”, - дип билгеләде ул.
И.Шувалов утырыш катнашучыларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән таныштырганда, республика Президентының Сингапур коллегалары белән актив хезмәттәшлек итүен һәм Азия регионында барган хәлләрне зур кызыксыну белән күзәтеп баруын билгеләде.
Шулай ук РФ икътисад үсеше министры урынбасары А.Лихачев үз чыгышында Татарстанны, Сингапур белән ике як өчен файдалы булган хезмәттәшлек мисалы буларак, билгеләп үтте.
Утырышта катнашучылар сәүдә-мкътисад һәм инвестицион хезмәттәшлек, социаль инфраструктура һәм информацион-коммуникацион технологияләр үсеше, гражданнар арасында аралашу каналлары булдыру турында сөйләштеләр, шулай ук Россия, Белоруссия, Казахстанның Таможня союзы һәм Бердәм икътисад тирәлеге презентациясен тыңладылар.
Утырыш соңында уртак гаризага кул куелды.