Алексей Песошин республика халкын Татарстан профсоюзлар көне белән котлады

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Татарстан профсоюзлар көне белән котлады.

“Хөрмәтле татарстанлылар! Бүген Татарстан профсоюзлар көне билгеләп үтелә. Профессиональ берлекләр - беренче тарихи массакүләм иҗтимагый берләшмә, ул гражданнар җәмгыятенең иң актив өлешен үз эченә ала. Профсоюзлар тормыш таләбе. Ел саен профсоюзларның җәмгыятьтә абруе да, аларның социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләрен хәл итүгә йогынтысы арта бара.

Алар хезмәт коллективлары һәм эш бирүчеләр, хезмәт ияләре һәм төбәк хакимиятләре арасында арадашчы функцияләр башкара.

Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе социаль-хезмәт өлкәсендәге үзгәртеп коруларда актив катнаша һәм күп очракта локомотив булып тора.

Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан профсоюз хәрәкәтендә катнашучыларга нык сәламәтлек, алга таба конструктив һәм сыйфатлы уртак эш телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International