Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең “Коч Холдинг”, “Ренессанс” һәм “Форд Отосан” компанияләре вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда вице-премьер – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин катнашты. Төркия делегациясен Төркия-Россия эшлекле советы рәисе Эрман Ылыджак җитәкли.
Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачып, Төркия бизнесменнарына Татарстанга күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Республикада Төркия компанияләре белән эре проектлар гамәлгә куела, “Алабуга” МИЗнда “Кастамону Энтегре”, “Шишеджам”, “Хәят Кимья” компанияләренең эре заводлары төзелә, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Якындагы көннәрдә Татарстан делегациясе Төркиянең Бурса шәһәренә сәфәр кыла, анда ТРның Төркия компанияләре белән автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итүе буенча фикер алышачаклар.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Төркия белән хезмәттәшлек итү Россия Федерациясе җитәкчелеге тарафыннан хуплана. “Югарыдан күрсәтелгән ярдәм һәм төбәк дәрәҗәсендә эшләү үз нәтиҗәләрен күрсәтә”, - дип билгеләп үтте ТР башлыгы.
Делегация әгъзалары кыскача гына үз компанияләре турында сөйләде. Шулай итеп “Коч Холдинг” Ауропада иң эре компанияләрнең берсе, автомобильләр җитештерү белән шөгыльләнә. “Коч” һәм “Форд”-“ Форд Отосан” компанияләренең уртак предприятиеләрендә җиңел һәм коммерция автомобильләре чыгарыла, шулай ук “Коч” авыл хуҗалыгы техникалары һәм автокомпонентлар чыгаручы предприятиеләргә дә ия.
Төркия компанияләре автокомпонентлар белән тәэмин итеп, “Алабуга” МИЗнда “Форд-Соллерс” заводын төзү проектын гамәлгә куюда зур роль уйный, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Соңгы елларда Төркия автомобиль төзелеше үсеш алды һәм дөньяви дәрәҗәгә күтәрелде”, - диде Татарстан Президенты.
Ул Төркия компанияләре белән Татарстанда автокомпонентлар производствосын булдыру мөмкинлеген җентекләп карарга тәкъдим итте. ТРның өстенлеге сатып алучылар – “Форд-Соллерс”, “КАМАЗ” заводлары якын булуда, шулай ук әзер чимал базасы бар – хәзерге вакытта “Түбән Кама Нефтехим” автмобиль сәнәгате өчен полимерлар чыгара.
“Ренессанс” төзелеш компаниясе дә “Түбән Кама Нефтехим” белән хезмәттәшлек итәргә тели. Ул компания Казанда шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм итүгә ратушаны реконструкцияләгән иде.
Владимир Бусыгин сүзләренә караганда, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ “Ренессанс” компаниясенә этилен җитештерү комплексы, шулай ук полистирол производствосының 4 нче чираты төзелешендә катнашырга тәкъдим итәргә әзер.
“Без нефть химиясе проектлары, автокомпонентлар, төзелеш кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә әзер, - дип белдерде Татарстан Президенты очрашу ахырында. – Без Төркия компанияләре белән аңлашып эшлибез һәм хезмәттәшлекне үстерүгә дә тиз ирешәбез. Сезнең проектлар өчен үзебезне җаваплы тоябыз, аларның уңышлы булуын телибез”.