Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков гражданнар оборонасына бәйле Бөтенроссия укуларын уздыру буенча селектор киңәшмәдә катнашты
2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков гражданнар оборонасына бәйле Бөтенроссия укуларын уздыру буенча селектор киңәшмәдә катнашты, аны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды.
Киңәшмә башланганчы Илдар Халиков ТР Хөкүмәт Йортында гражданнар оборонасы чараларын башкаручы министрлык һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре алдында чыгыш ясады. Ул халыкка хәбәр итү укулары һәм процедурасы гражданнар оборонасының мөһим өлеше булуын әйтте. “Булгария”да күнегүләр ясарга кирәкми, укуларда тренировкалар ясарга кирәк”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Селектор киңәшмәне ачып, Россия Премьер-министры мондый күнегүләрнең файдалы булуын әйтте. “Алар безнең мөмкинлекләрне һәм тар урыннарны күрергә, алдагы эштә юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итәргә тиеш. Эшнең җайга салынган булуына стихияле вакыйга, техноген катастрофа турында мәгълүматның таралу тизлеге бәйле. Заманча дөньяда гражданнар оборонасы чишә торган мәсьәләләр спектры киңрәк”, - дип өстәде ул.
Дмитрий Медведев кешеләр белән эшләүне, аларга гражданнар оборонасының максатларын һәм бурычларын аңлатуның мөһимлеген ассызыклады.
Шулай ук Дмитрий Медведев селектор киңәшмәдә катнашучыларны гражданнар оборонасының 80 еллыгы белән котлады. “Безгә бик күп еллар дәвамында формалашкан системаны алга таба да яхшыртырга, аны эштә кулланырга, шулай ук заманча саклау, мониторинг технологияләре һәм фаразлау чараларын кулланырга кирәк”, - дип билгеләде ул.
Россия Гадәттән тыш хәлләр башлыгы Владимир Пучков бүген беренче тапкыр шундый тренировка уздырылуын билгеләде.
“Бөтенроссия тренировкасының беренче этабын анализлау идарә системасы һәм гражданнар оборонасы көчләре аларга куелган бурычларны үтәргә әзер, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә”, - диде ул.
Владимир Пучков сүзләренчә, тренировка нәтиҗәләре буенча идарә органнары һәм көчләрнең гражданнар оборонасы бурычларын үтәү һәм, заманча таләпләрне исәпкә алып, халыкны саклауга әзерлеген арттыру буенча план әзерләнәчәк.
Алга таба тренировка кысаларында башкарыла торган эш турында докладлар белән РФ берничә субъектының гражданнар оборонасы җитәкчеләре чыгыш ясады.
Сүз уңаеннан, ТРда күнегүләр түбәндәгечә уза: 4 нче октябрьда сәгать
8.45 “Сетевая компания” ААҖнә Казанда, ТЭЦ-1 подстанциясендә шартлау нәтиҗәсендә, Казанның 250 мең кешелек Вахитов һәм Яңа Савин районнарында ут беткәнлеге турында хәбәр килә. Шулай ук 3 хастаханә, 27 мәктәп, 18 балалар бакчасы, 12 котельный утсыз кала.
2 нче номерлы Республика клиник хастаханәсендә автоном ут белән тәэмин итүче дизель-генератор эштән чыга, 2 авыруның сулышын тәэмин итә торган үпкәләрга ясалма вентиляция ясау аппаратлары сүнә.
Ут беткән зонага шул вакытта юниорлар арасында каратэ буенча Россия чемпионаты уза торган Көрәш сарае эләгә.
Сарайда – 9 мең кеше. Нәтиҗәдә, зыян күрүрчеләр бар, аларның күпме булуына ачыклык кертелә. Урында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар, психологлар һәм полиция көчләре эшли.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз