Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Төркия автокомпонентлар җитештерүчеләрен Татарстанда эшләргә чакырды
2012 елның 6 октябре, шимбә
Бүген Төркиянең Бурса шәһәрендә автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәләрендә хезмәттәшлек итү буенча Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Форум эшендә Татарстан белән Төркиянең эшлекле даирәсеннән 200 дән артык вәкил катнаша. Алар Татарстан Республикасының 20 дән артык предприятиесен һәм Төркия Республикасының 50 дән артык компаниясен тәкъдим итә.
Татарстан эшлекле даирәсе вәкилләре Төркиягә сәфәр кысаларында, автокреслолар җитештерүче “Мартур”, автомобильләрнең металл кузов детальләрен җыючы “Джошкуноз” компанияләрендә, Автомобиль сәнәгате экспортерлары ассоциациясе техник сәнәгать лицеенда булды.
Бүген форумның пленар утырышында Төркия һәм Татарстан компанияләре вәкилләре чыгыш ясады. Автомобиль индустриясе экспортерлары оешмасы рәисе Улу даг Орхан Сабунджу Төркия дөньяда һәм Ауропада автомобильләр һәм автокомпонентларның иң эре экспортерлары булып тора. 2011 елда илдә 1,6 миллион автомобиль җитештерелгән, аларның өчтән ике өлеше читкә чыгарылган. 2023 елда Төркия ел саен 4 миллион автомобиль чыгарырга һәм экспорт күләмен 75 млрд. долларга җиткерергә ниятли. “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Олег Костин Россиядә эшли торган МИЗ системасы турында сөйләде. Бүген Татарстанда урнашкан “Алабуга” МИЗ уңышлы эшли, дип билгеләп үтте ул.
“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин Төркия эшмәкәрләренә Россиянең йөк машиналары җитештерүче иң эре компаниясе турында сөйләде. Компания җитәкчесе мәгълүматларына караганда, 2012 елда “КАМАЗ” 47 мең машина җитештерергә, шул исәптә 6 меңне экспортка чыгарырга планлаштыра.
“Форд-Соллерс” компаниясе башкарма директоры Адиль Ширинов Татарстанда “Форд” автомобильләре һәм двигательләр җитештерүне оештыру турындагы план турында сөйләде. Аның мәгълүматларына караганда, Алабуга һәм Чаллы заводларында ел саен 172 мең машина чыгарыла. “Форд-Соллерс” автокомпонетларны локальләштерү буенча актив эш алып бара һәм Төркия компаниясенә зур өметләр баглый, ул Татарстанда үз производствосын ача алыр иде.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин Татарстанның нефть химиясе комплексы мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул автокомпонентлар производствосы өчен мөһим чимал – полимер җитештерә.
“Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Төркия бизнесменнарына махсус икътисади зонаның мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Ул МИЗда производство мәйданчыкларын арендага бирү планлаштырылуын белдерде. Аренда цехларының гомуми мәйданы 200 мең кв. метр тәшкил итәчәк.
Тимур Шаһивәлиев Рөстәм Миңнехановка һәм Төркия Республикасы җитәкчелегенә Истанбул белән “Бегишево” аэропорты арасында туры авиаочыш оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.
Төркия Республикасы икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Мостафа Север үз докладында Төркиянең икътисади үсеше турында белдерде һәм тышкы икътисади элемтәләрне үстерү әһәмиятле булуын билгеләп үтте. “Без Татарстан белән сәүдә хезмәттәшлеген киңәйтергә өметләнәбез, - дип белдерде М.Север. – Безнең инвесторлар Татарстанның Россиядә бизнес алып бару өчен яхшы урын икәнлеген белә.”
Ул бүгенге форум Татарстан белән Төркия арасындагы дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытачак дип ышануын белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышы ахырында Татарстан белән Төркия бизнесменнарының андый очрашулары традициягә әйләнде дип белдерде. Ул Төркия Икътисад министрлыгына, Бурса җитәкчелегенә, форумны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Безнең өчен Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар биргән Төркия Республикасы җитәкчелеге ярдәме мөһим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Төркия автокомпонентлар җитештерүчеләрне Татарстанда эшләргә чакырды. Ул киләсе шундый форумны 2013 елда Чаллыда үткәрергә тәкъдим итте һәм Бурса губернаторы Шихабеттин Харпут җитәкчелегендә Төркия эшмәкәрләрен анда катнашырга чакырды.
Форумның пленар утырышы кысаларында “Джошкуноз-холдинг” белән “Форд-Соллерс” компанияләре арасында килешү имзаланды.
Шулай ук Дженка Йоней белән “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин “Джошкуноз-холдинг” һәм “КАМАЗ” ААҖ арасында хезмәттәшлек нияте турындагы беркетмә имзалады.
Бүген Бурсада форум кысаларында Татарстан белән Төркия бизнесы вәкилләре арасында автокомпонент производствосына багышланган адреслы очрашулар планлаштырылган.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз