Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Татарстанның Санитар-эпидемиологик хезмәте барлык сынауларны узып, нәтиҗәле эшләвен дәвам итә”
2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанның “Корстон” комплексында, Россиянең санитар-эпидемиологик хезмәтенә нигез салынуга 90 ел тулуга багышланган тантана узды. Хезмәт вәкилләрен котларга бәйрәм чарасына Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та килде.
Ул котлау чыгышында искәртеп узганча, нәкъ 90 ел элек, 1922 нче елның 15 сентябрендә “Республика санитар органнары турындагы” РСФСР халык комиссарлары Советы Декреты имзаланган. Шул вакыттан бирле хезмәт күпсанлы үзгәрешләр кичерде: берничә кеше карамагында гына булган эпидбюро, санитар-эпидемиологик станция һәм дәүләт эпидемиологик күзәтчелеге үзәге этаплары аша узып, РФ Хөкүмәте күзәтүе астындагы федераль башкарма хакимият органына әверелде. “Тарихта катлаулы еллар да булды, әмма моңа карамастан, хезмәт вәкилләре үзләре өстендәге кешеләр сәламәтлеген саклау буенча төп бурычны җаваплы һәм эзлекле итеп башкарып килде. Республиканың санитар-эпидемиологик хезмәте үзгәртеп корулар һәм үсеш дәверендә дә барлык сынауларны кыю узып, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итүне дәвам итә. Моңа, башка Россия субъектлары белән чагыштырганда, халыкның йогышлы чирләр белән авыручанлыгы күрсәткечләре, су һәм һава сыйфаты дәлил булып тора. Сез кешенең туганнан алып, ул кайда гына булмасын, укымасын, яшәмәсен, үзен уңайлы һәм якланган итеп хис итәргә мөмкинлек бирәсез”, - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте Илдар Халиков.
“90 еллык юбилеена хезмәт куәтле потенциал белән якынлашты”, - дип, Премьер-министр хезмәт вәкилләренә, аларның республика халкы сәламәтлеге сагында торулары өчен рәхмәтен җиткереп, сәламәтлек, уңышлар теләде. Илдар Халиков чыгышыннан соң хезмәт алдынгыларына Хөкүмәт һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Үз кулы астында эшләүче хезмәткәрләрен Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина да тәбрикләде. “Тормышның, санэпидемиологик хезмәт катнашы булмаган бер генә өлкәсен дә күз алдына китереп булмый. Без хезмәт оешуның чишмә башында сәламәтлек саклау тармагының булдыклы затлары торуы белән горурланабыз”, - диде ул. Аның тарафтан үз һөнәренә тугры булган хезмәт ветераннарына карата да җылы сүзләр яңгырады. Ул чыгышы тәмамлангач, хезмәт алдынгыларына ведомство бүләкләрен тапшырды һәм сәхнәгә Татарстанның санэпидхезмәтен моңарчы 27 ел дәвамында җитәкләгән Виктор Морозовны чакырды. Залдагылар аны аягүрә басып каршы алды һәм көчле алкышларга күмде. Марина Патяшина аңа истәлекле бүләк тапшырды.
Тантаналы чарада шулай ук Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко мөрәҗәгате укылды. “Сезнең профилактик һәм эпидемиягә каршы чараларны вакытында үткәрүегез, республика халкы сәламәтлеген саклау мөмкинлеген бирә”, - диелә хатта.
Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз