“Инвестицион проектларны тормышка ашырганда, без алган тәҗрибә компетентлы команда, яхшы инфраструктура, инвесторлар белән ачык булу нәтиҗә биргәнен күрсәтә”, - дип билгеләде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Мисал итеп, Халиков “Мастер” Кама индустрия парк”ын китерде. Монда 2012 нче елның 9 аена керем 641 миллион АКШ долларын тәшкил иткән. Бүген парк мәйданы - 430 мең квадрат метрдан зуррак.
Инвестицияләрне җәлеп итүдә икенче уңышлы мисал – “Идея” технопаркы. 2012 нче елның 9 аена аның кереме 80 миллион АКШ долларын тәшкил иткән.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.