Алексей Песошин Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Чистай алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару өчен гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды

2019 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чаллы, ЯшелҮзән, Менделеевск һәм Чистай алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару өчен гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Чистай комиссия әгъзалары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, утырышта карау өчен 13 инвестиция проекты тәкъдим ителгән: өчәр проект Чаллы, Менделеевск һәм Чистайдан, 4 проект Яшел Үзәннән.

Haier компанияләр төркеме суыткыч («Хайер Фридж Рус»), кер юу машиналары («Хайер Лаундри Машин Рус») һәм көнкүреш техникасы («Хайер Индастри Рус») җитештерүгә кагылышлы элеккеге килешүне үзгәртергә тәкъдим итте.

«Хайер Индастри Рус» һәм «Хайер Электрикал Эпплаенсис Рус» компанияләре генераль директоры Сунь Чженьхуа үз чыгышында проектларны гамәлгә ашыру барышында проектлар, капиталь кертемнәр бәясенең һәм эш урыннарының элек хупланган килешүе үзгәрүен әйтте.

“Барлык үзгәрешләр дә проектларның икътисади күрсәткечләрен яхшырту ягына булды — аерым алганда, проектларга капитал салу арттырылды, эш урыннары саны артты”, - диде ул.

Чаллы башкарма комитеты, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Финанслар министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре эксперт нәтиҗәләре буенча чыгыш ясадылар.

Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе Haier компаниясе проектлары күрсәткечләренең үзгәрүен хуплады.

“Вайлдберриз”, “ОЗОН”, “ТМК төркеме” һәм “Технофлекс” проектлары “Яшел Үзән” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары статусын алды.

Барлык дүрт проект та “Яшел Үзән” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе тарафыннан хупланды.

Алга таба комиссия әгъзаларына  Менделеевск алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә урнашу өчен гариза биргән проектлар тәкъдим ителде: “Тонерлар җитештерүне оештыру”, “Терлекләр һәм кошлар өчен гранулланган катнаш азык җитештерүне оештыру”, “Резина кисәкләреннән регенерат җитештерү”.

Барлык проектлар да Менделеевск алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе тарафыннан хупланды.

Алга таба комиссия әгъзаларына  Чистай алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә урнашу өчен гариза биргән проектлар тәкъдим ителде: “Чуен әйберләр җитештерүне оештыру”, “Чистай шәһәрендә пластмассадан эшләнмәләр җитештерүне оештыру”, “Чистай территориясендә чистартылган җитен сүсе җитештерү”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International