ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Авыл хуҗалыгы оешмаларында орлыкчылык халәтен анализлау, 2020 елдагы уңышка орлыкларны яңарту планын булдыру әһәмиятле

2019 елның 30 ноябре, шимбә

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алдагы чәчү кампаниясен орлыклар белән тәэмин итү һәм селекцион үзәкләр эшчәнлеге турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

"Кырларның уңышлылыгы күп төрле факторларга бәйле, әмма иң әһәмиятлесе - орлыклар", - диде Марат Җәббаров. 

Татарстанның орлыкчылык системасында федераль селекция үзәкләренең филиаллары, шул исәптән Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты - «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәгенең структур бүлекчәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге һәм «Госсорткомиссия»нең филиаллары, республиканың орлык заводлары һәм хуҗалыклары җәлеп ителгән. Әлеге система авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен перспективалы сортларның сыйфатлы орлыклары белән тиешле күләмдә тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

"Бездә чәчүлекләрнең яртысына якыны бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар тәшкил итә. Республика әлеге культура орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән, ә кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере орлыкларын исә җитәрлек күләмдә көньяк төбәкләрдән һәм чит илләрдән алып кайтабыз, чөнки Татарстан әлеге культура орлыкларын җитештерү зонасы саналмый», - диде министр. 

Республикада кулланыла торган сорталр "Госсорткомиссия" филиалы кырында тикшерелә. Ел саен төрле культураларның меңнән артык сорты тикшерелә. Алардан һава торышы шартларына туры килә торганнары сайлана. 

Марат Җәббаров с үзләренчә, республикада 90 сорт бөртекое һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчүгә тәкъдим ителә. 

Марат Җәббаров идарәләр җитәкчеләренә һәр авыл хуҗалыгы оешмасында орлыкчылык халәтен анализларга, 2020 елдагы уңышка орлыкларны яңарту планын булдырырга тәкъдим итте. Бүгенге көндә киләсе ел уңышы структурасы билгеле. 

"Бүгеннән орлыкларны сатып алуны оештырырга кирәк, - диде министр. - Орлыкчылык мәсьәләсенә бех язга чәчү алдыннан кайтабыз әле". 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International