Алексей Песошин Лобачевский исемендәге премия тапшыру тантанасында катнашты

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2019 ел өчен Лобачевский исемендәге премия тапшыру тантанасында катнашты.

Бу чара Казан федераль университетында узды.

Алексей Песошин тантанада катнашучыларны һәм КФУ студентларын һәм хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләде.

 “Математика һәрвакытта да Казан фәнни җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә булды. Казан университетына нигез салынган вакыттан алып, аннан соң башка югары уку йортларында да ул, үз чиратында, дөнья фәненә бәһасез өлеш керткән ватандашларыбызның игътибарын үзенә җәлеп итте. Николай Лобачевский исеме алар арасында аерым урынны били. Лобачевскийның таланты фәнни эшчәнлектә генә түгел, ә Казан университеты ректоры сыйфатында идарә өлкәсендә дә чагылыш тапкан”, - диде ТР Премьер-министры.

2017 ел Казан федераль университеты башлангычы белән һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә Лобачевский елы дип игълан ителгән иде. Шул ук елда бу өлкәдә иң борынгы һәм мактаулы бүләкләрнең берсе – Лобачевский исемендәге премия һәм медаль яңадан торгызылды.

Конкурсның жюри составы фикеренчә, 2019 елдагы сайлап алу процессы катлаулы булган.

“Канада университеты профессоры Мак Гилла Дэниэл Уайз җиңүче булды, һәм мин профессорУайзны һәм Казан дәүләт университетын бу күренекле вакыйга белән котлыйм”, - дип йомгаклады Татарстан Премьер-министры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International