Татарстанга Төркия Республикасының сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк килде

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Татарстанга Төркия Республикасының сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк килде.

Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан каршы алды.

Мостафа Варанк “Машиналар төзү. Метал эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан” – 19 нчы халыкара күргәзмә ачылышында катнашачак.

Моннан тыш, Мостафа Варанк ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булачак, “Казан вертолет заводы” ГАҖ эше белән танышачак, Иннополис инновацияләр шәһәренә барачак.

4 декабрьдә кич белән Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу планлаштырылган.

Шулай ук Төркия инвесторларының предприятиеләре (“Кастамону Энтегре”, “Хаят Кимья”, “Шишеджам”, “Джошкуноз-Алабуга”) булган “Алабуга” МИЗда булу планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International