Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Еллык планны үтәү өчен Татарстанга 630 мең кв. метрга якын торак төзергә һәм файдалануга тапшырырга кирәк
2012 елның 3 ноябре, шимбә
Татарстан торак кертү буенча үз позицияләрен саклап килә. 2012 нче елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, республика РФ субъектлары арасында өченче һәм Идел буе федераль округы буенча беренче урынны алган. Бу хакта бүген торак төзелеше һәм аны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика киңәшмәсендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Республикада 1 миллион 851,5 мең кв. м торак кертелгән (еллык планның 74,7 проценты). Калган вакытта тагын 628,5 мең кв.м төзергә һәм файдалануга тапшырырга кирәк. Аларның 170 мең кв. м – соципотека программасы буенча торак, 106 мең кв.м. – шәхси торак, 350 мең кв.м дан артыгы – коммерция торагы.
14 муниципаль берәмлек торак кертү буенча еллык планны тулы күләмдә үтәгән (Әгерҗе, Аксубай, Апас, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай). 18 муниципаль берәмлектә еллык бирем 80 проценттан артык мәйданда башкарылган. Аларның тугызында (Актаныш, Алексеевски, Әлки, Әтнә, Кайбыч, Лениногорски, Менделеевски, Мөслим, Чирмешән) еллык план үтәлеше 90 проценттан артык.
2012 нче елда социаль ипотека программасы буенча төзелүче 26 торак йортның 21ендә төзелеш тәмамлану стадиясендә (техник әзерлек – 90 проценттан артык), 5 объект югары әзерлек дәрәҗәсендә.
Республикада Бөек Ватан сугышының 721 ветераны өчен 106 йорт төзелеше дәвам итә. 80 объект – югары әзерлектә, уртача әзерлектә 21 объект исәпләнә, 5 объектка түбән әзерлектә булу сәбәпле муниципаль берәмлекләр тарафыннан аеруча зур игътибар кирәк, ди Ирек Фәйзуллин.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренә караганда, алданган өлешчеләр йортларында эшләрне тәмамлауга аерым игътибар юнәлтү зарур. Казанда төзелүче 14 объектның дүртесендә графиктан калышу күзәтелә. Бу йортларның ноябрь-декабрьдә кертеләчәген исәпкә алганда, Ирек Фәйзуллин Казан Башкарма комитетына ТР буенча дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән берлектә, бу йортларда төзелеш барышын көндәлек режимда тотарга кушты.
“Ел ахырына кадәр бу бурычны үтәргә тиешбез”, - диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы.
Югарыда әйтелгәннәрне йомгаклап, республика Президенты торак кертү буенча эшне көчәйтергә, шул ук вакытта сыйфат турында да онытмаска һәм министр яңгыраткан мәсьәләләргә игътибар юнәлтергә киңәш итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз