Алексей Песошин Чистайда “Сетевая компания” ААҖнең Директорлар советының күчмә утырышын уздырды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чистайда “Сетевая компания” ААҖ директорлар советының күчмә утырышын уздырды.

Утырыш алдыннан Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ филиалы Чистай электр челтәрләренең яңа административ базасын карады.

Аннары Директорлар советы утырышы узды. Утырышта катнашучылар компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләрен, җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлек нәтиҗәләрен, компаниянең агымдагы елның тугыз аенда капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыруны һәм 2019 ел нәтиҗәләре буенча фаразланган күрсәткечләрне карадылар.

Директорлар советына электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын характерлаучы күрсәткечләр тәкъдим ителде. Утырышта компаниянең электр челтәре комплексын кышка әзерләү буенча эш уңышлы тәмамланды, дип билгеләп үттеләр.

Россия Икътисад министрлыгы бәяләве нәтиҗәләре нигезендә, электр энергетикасы субъектларының 2019-2020 җылыту сезонына әзерлеге буенча әзерлек паспорты алынды.

Директорлар советы тарафыннан Компаниянең хисап чорында уңышлы эшләве һәм эшчәнлекнең тотрыклы җитештерү нәтиҗәләре уңай бәяләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International