Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чистайда булды. Ул анда “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) урнашкан берничә җитештерү предприятиесендә булды, Чистай шәһәр судының яңа бинасы ачылышында катнашты.
Башта “БАРС аяк киеме компаниясе” предприятиесендә булды. Бу компания ТОСЭР реестрына узган елның ноябрендә керә. Бүгенге көнгә 50 эш урыны булдырылган. Беренче партия аяк киемнәрен быел җитештереп чыгара.
Алга таба Алексей Песошин “Гиперион” торбалар заводы белән танышты. Завод быел эшли башлый. Инвестпроект кысаларында 12 эш урыны булдырылган.
Аннары Алексей Песошин Чистай шәһәр судының яңа бинасы ачылышында катнашты. Судьялар һәм хезмәткәрләр барлык тиешле биналар һәм суд утырышлары заллары белән тәэмин ителгән. Суд утырышлары залларында видеоконференцэлемтә комплектлары һәм аудиопротоколлаштыру системалары урнаштырылган.
“Алга куелган бурычларны үтәү өчен суд системасы яхшы шартларда эшләргә тиеш. Без бинаны карадык, анда сезгә эшләү өчен бик яхшы шартлар булдырылган. Сезне бу истәлекле вакыйга белән котлыйм”, - диде ТР Премьер-министры.
Хәзерге вакытта Чистай шәһәр судында 7 судья, суд аппаратында 29 хезмәткәр эшли. Агымдагы елда 3,9 меңнән артык эш каралган.