ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген видеоконференцэлемтә режимында Дәүләт наркотикларга каршы көрәш комитеты утырышында катнашты. Бу чара РФ эчке эшләр министры Владимир Колокольцев рәислегендә узды.
Утырышта катнашучылар 2030 елларга Дәүләт наркотикларга каршы көрәш сәясәте стратегиясе проектнының төп концептуаль карарын хупладылар.
Аптекаларда психоактив тәэсирле даруларны сатканда җибәрелгән закон бозулар турында аерым фикер алыштылар. Министр искәрткәнчә, аптека наркоманиясе белән көрәш актуаль булып кала.
Моннан тыш, закон һәм хокук саклау чаралары белән бергә профилактика-кисәтү эшенә дә шактый игътибар бирелә.
Шулай ук утырышта Дәүләт наркотикларга каршы көрәш комитетының 2020 елга Эш планы расланды.