Алексей Песошин РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2019 елның 20 декабре, җомга

ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын  һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хөрмәтле Россия Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!  Татарстан Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сез күп еллар дәвамында илебез һәм анда яшәүче гражданнарның иминлеген, Россия Федерациясенең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген, аның конституцион төзелешенең ныклыгын тәэмин итәсез.

Иминлек органнары хезмәткәрләренең эше дәүләткә яңа куркынычлар янаган шартларда илебез өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Сезнең җинаятьчелеккә, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш алып баруыгыз гражданнарыбызга  үзләрен якланган итеп хис итәргә мөмкинлек бирә.

Иминлек органнарында эшләү сездән югары компетентлык, ныклык һәм батырлык таләп итә. Үзләренең бай тәҗрибәсен яшь хезмәткәрләргә тапшыручы ветераннар әлеге сыйфатларны тәрбияләргә, дәүләт куркынычсызлык органнарының данлы традицияләрен сакларга ярдәм итә.

Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләренең тирән белеме, үз эшенә бирелгәнлеге һәм һөнәри осталыгы Россия дәүләтчелеген ныгытуга, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклауга һәм киң колачлы үзгәртеп коруларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәгенә ышанам.

Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, озын гомер һәм бәхет телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International