Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2020 елның 29 гыйнварыннан 11 февральгә кадәр чираттагы ялда була.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкару ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинга йөкләнә.
Отпуск турындагы тиешле боерык 2020 елның 23 гыйнварында имзаланган (ТР Министрлар Кабинеты боерыгы 23.01.2020 №103-р).