Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Россия һәм Чехия арасында хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия утырышы үтте
2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Бүген Казанда РФ һәм Чехия Республикалары арасында икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 8 нче пленар утырышы үтте. Россиянең төбәкләр үсеше министры Игорь Слюняев рәислегендә үткән чарада Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ төбәкләр үсеше министры Игорь Слюняевка ТР социаль-икътисади үсеш проектлары турында сөйләде.
Очрашу вакытында Игорь Слюняев хөкүмәтара комиссиянең чираттагы утырышын үткәрү урынын һәм вакытын оператив рәвештә сайлаган өчен, Мартин Кубага рәхмәтен белдерде. "Без юкка гына Татарстанны сайламадык, - дип билгеләде Игорь Слюняев. - Бу - эталон республика, монда бик күп нәрсә эшләнелә".
Мартин Куба комиссиянең утрышын оештырган һәм Татарстанга чакырган өчен, РФ Төбәк үсеше министрлыгына һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен әйтте.
"Безгә дәүләтләребезнең икътисадының барлык өлкәләрендәге багланышларын карарга кирәк була", - дип хәбәр итте Игорь Слюняев утырышны ачканда.
Ул соңгы елда Чехия Республикасының РФнең мөһим тышкы сәүдә партнерының берсенә әйләнүен хәбәр итте. Агымдагы елның соңгы аенда дәүләтләр арасында товар әйләнеше 7,7 млрд. доллардан арткан.
"Чехия компанияләре резидентлар сыйфатында ТРда, Липецк һәм Ульяновск өлкәләрендә, Дубна шәһәрендә булдырылган махсус икътисади зоналарда катнашалар", - дип хәбәр итә РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы башлыгы.
"Өстенлекле юнәлеш буларак, без инновацион өлкәдә хезмәттәшлекне карыйбыз, монда ТР яхшы стандарт бирә. Чехия предприятиеләре монда бик күп партнерлар таба ала", - дип саный Игорь Слюняев.
"Йомгак ясап, бүген Россия һәм Чехия партнерлыгында шик булмавын әйтәм. Ирешелгән дәрәҗә инде бүген төрле, шул исәптән, катлаулы мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә", - дип белдерде Игорь Слюняев.
Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба комиссия кысаларында нәтиҗәле эшчәнлек өчен, Россия ягына рәхмәт белдерде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны сәламләде һәм уңышлы эш теләде. Аның фикеренчә, Россия төбәкләрендә комиссия утырышларын уздыру төбәкара хезмәттәшлекне үстерергә ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов утырышны уздыру урыны итеп, ТРны сайлаганнары өчен, оештыручыларга рәхмәтен әйтте.
Утырыш соңында Игорь Слюняев һәм Мартин Куба утырыш беркетмәсенә һәм тормышка ашыру өчен, уртак проектлар исемлегенә кул куйдылар. Шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм "Митас" Чехия компаниясе рәисе Томаш Немец авыл хуҗалыгы өчен радиаль шиналар җитештерү эшен оештыру буена уртак багланышлар турында меморандумга кул куйдылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз