Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов "Энергетика. Ресурсларны саклау" күргәзмәсен ачуда катнашты
2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
“Казан ярминкәсе” янәдән энергия һәм ресурсларны саклау буенча яңа җиһазлар, алдынгы технологияләр тәкъдим итү, энергия саклау белән бәйле көнүзәк проблемаларны уртага салып сөйләшү мәйданына әйләнде. Бүген биредә “Энергетика. Ресурсларны саклау” дигән XIV халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” дигән XIII халыкара симпозиум эшли башлады. Әлеге чараларны ТР Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге оештырган.
Күргәзмәне ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, БМОның тотрыклы энергетика буенча Европа икътисади комитеты рәисе Сигурд Хейберг, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. катнашында узды.
“Энергетика. Ресурсларны саклау” халыкара күргәзмәсенең заманча җиһазларны, хисап һәм ресурсларны куллануны җайга салу приборларын, энергетика иминлеге системаларын, яңа технологияләр куллануны күздә тоткан программалар тәкъдим итү урыны буларак абруе елдан-ел арта. Моны катнашучылар саны да раслап килә. Быел биредә Россиянең 23 төбәгеннән 170 тән артык предприятие һәм фирма, дөньяның 8 иле (Австрия, Англия, Бельгия, Алмания, Дания, Испания, Кытай, Нидерланд), компанияләре вәкиллекләре үз продукциясен, технологияләрен тәкъдим итә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов энергия һәм ресурсларны саклау буенча елдан-ел яңа җиһазлар, алдынгы технологияләр тәкъдим ителә торган әлеге традицион күргәзмәне гади күргәзмә генә түгел, ә өйрәнү полигоны дип атады. “Бу актуаль тема энергия саклаудан башланган булса, хәзер исә без энергия саклау белән беррәттән ресурсларны саклау турында да сүз алып барабыз. Бу өлкәдә шактый уңышларга да ирешелде. Тулай төбәк продукты арта бара, ә энергия, ресурсларны куллану кими. Бүгенге күргәзмә бу өлкәгә караган яңа технологияләрне, җиһазларны алга таба куллануга этәргеч бирер дип ышанам. Бу безнең өчен өйрәнү полигоны да”, -ди республика башлыгы.
Энергия һәм ресурсларны саклау буенча быелгы күргәзмәдә катнашучы предприятиеләрнең шактые –Татарстаннан. Алар арасында “Татнефть”, “Казан оргсинтез”, “Түбән Кама нефтехим”, “Генерация компаниясе”, “Челтәр компаниясе” һ.б. бар. “Татнефть”, мәсәлән, республика программасы кысаларында ресурсларны саклау буенча “Энергия нәтиҗәлелегенә нигезләнгән икътисад” дигән үз тармак программасын тормышка ашыра. Быел ул үз стендында җылылык энергетикасы өлкәсендә энергия нәтиҗәлелеген тәэмин итүче технологияләргә төп урын биргән. Аерым алганда, Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү системаларының пыяла-пластик торбалар кулланып нәтиҗәлелеген күтәрү технологиясе тәкъдим ителә. Әлеге технология җылылык челтәрләренең хезмәт итү вакытын 50 елга кадәр җиткерергә ярдәм итә. “Татнефть”нең углеводород чималын чыгарганда иярчен табылган суны чистарту технологиясе исә быелгы күргәзмәнең махсус дипломы белән билгеләп үтелде. Ул авыр ятмаларны үзләштергәндә энергия чыгымнарын киметүгә йөз тота.
Дәрәҗәле кунаклар күргәзмә ачылышыннан соң биредәге экспозицияләр белән җентекләп танышты.
Бу минутларда “Казан ярминкәсе”нең бизнес-үзәгендә Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Хөкүмәтенең күчмә утырышы бара. Ул ТР да 2011-2015 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга исәпләнгән энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү максатчан программасының үтәлешенә багышлана.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз