Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Игорь Шувалов Казанның торак комплексында урнашкан балалар бакчасында булды
2012 елның 15 декабре, шимбә
Казанның торак йортларда балалар бакчасы ачу буенча яхшы тәҗрибәсе бар. Бу хакта бүген Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Татарстан башкаласына эшлекле сәфәре кысаларында, “Егоза” шәхси балалар бакчасында белдерде. И.Шуваловны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.
Агымдагы елның сентябрендә Игорь Шувалов үткәргән киңәшмәдә илкүләм программалар кысаларында торак йортларда балалар бакчалары оештыру мөмкинлеге мәсьәләсе каралды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча РФ вице-премьеры Роспотребнадзорга андый учреждениеләргә артык таләпләр куймаска тәкъдим итте. Менә бүген РФ беренче вице-премьеры Казанда шундый балалар бакчасының берсендә булды.
“Егоза” шәхси балалар бакчасы яңа торак йортның икенче катында урнашкан. Төзүче компаниягә садик оештыру өчен 8 күпбүлмәле фатир бүлеп бирелгән. Әлеге балалар бакчасында 2-7 яшьлек 100 бала тәрбияләнә. Ул 7.30 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр эшли. Балалар өчен инглиз теле, татар теле, шәрыкъ биюләре, шахмат, футбол түгәрәкләре эшли. Шунда ук шәфкать туташы бар, атнага өч тапкыр табиб килә.
Игорь Шувалов бүлмәләрне нәтиҗәле файдалануга игътибарны юнәлтте. Төркемнәрдә җайлы караватлар куелган, балалар аерым кафеда ашый.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук “Егоза”ны торак йортта балалар бакчасы оештыруның оптималь варианты дип атады.
Балалар бакчасы директоры Наталья Реснянская сөйләвенчә, Роспотребнадзор тарафыннан кабул ителгән яңа нормативлар оештыру эшен сизелерлек кыскарткан. Казанда барлыгы 10 шәхси балалар бакчасы эшли. Ихтыяҗ зур булу сәбәпле, “Егоза”га урнашу өчен 2014 елга язылу бара.
Кунаклар балалар белән аралашты һәм чыршыда үз сувенирларын калдырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
июль, 2026 ел
Рөстәм Нигъмәтуллин монополиягә каршы органнар хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин монополиягә каршы органнар хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
13
июль, 2026 ел
Татарстанда быел БДИдә 18 меңнән артык катнашучы теркәлгән
Татарстанда быел БДИдә 18 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Алар арасында - Россиянең яңа һәм чик буе территорияләреннән килгән укучылар, дип сөйләде бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
8
июль, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.
6
июль, 2026 ел
Казанда «Агроволга" күргәзмәсе Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 400 компанияне берләштерәчәк
Россиянең 38 төбәгеннән, шулай ук Кытай, Беларусь һәм Төркиядән 400дән артык компания «Агроволга 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз