Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина: Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 100 мең кешегә 37,9 тәшкил итә

2020 елның 8 мае, җомга

Татарстан Республикасында Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе (барлык чорга) 1498 кешедә расланган. Алдагы атнада – 469 очрак, бу атнада– 538. Уртача арту темпы бер атнага – 8%.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул хакта хәбәр итте.  

1 майга 894 авыручы теркәлгән, 2 майга – 960, 3 майга – 1024, 4 майга – 1091, 5 майга – 1208, 6 майга – 1310, 7 майга – 1415 (6%ка арткан), 8 майга – 1498 кеше (6%ка арткан).

Татарстанда авыручылар саны 100 мең кешегә 37,9 тәшкил итә (Россия Федерациясендә – 120,7; Мәскәүдән башка Россия Федерациясендә – 63,0).

Covid-19 белән авыручылар саны барлык Россия халкының 0,12%ын тәшкил итә.

Мәскәү буенча авыручылар саны – 0,73%.

Татарстан Республикасы буенча авыручылар саны – 0,04%.

Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, авыручылар (1498 кеше) 39 муниципаль районда теркәлгән. Бер атна эчендә дүрт районда яңа очраклар ачылган (Кайбыч, Югары Ослан, Спас, Апас). Балык Бистәсе, Әлки, Зәй, Кама Тамагы, Минзәлә, Мөслим районнарында бер очрак та теркәлмәгән.  

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, 1498 очракның 10%ы балалар (147), 13%ы – 65 яшьтән өлкәнрәкләр (193).

Авыручылар арасында 54% (807 кеше) симптомсыз авыручылар.

Санитар-эпидемиологик яктан 70,5% (1055 очрак) бер кешедән икенчесенә күчкән.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген һәркем әлеге санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә бәйле рәвештә профилактик чараларны үтәү мәҗбүри икәнлеген аңларга тиеш. Күп кешеләр була торган урыннарда аерым игътибар таләп ителә, болар – ашамлык кибетләре, җәмәгать транспорты, балалар бакчаларында кизү төркемнәре, шулай ук бүген үз эшчәнлеген дәвам итүче оешмалар һәм предприятиеләр. Монда барлык санитар нормалар үтәлергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, саклагыч битлекләр һәм пирчәткәләр һичшиксез булырга тиеш. Күп авыручылар симптомсыз булганга күрә, башкалар өчен алар йоктыручылар санала. Шуңа күрә дә социаль дистанцияне сакларга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, Европада һәм Кытайда моны аңладылар һәм ул яшәү рәвешенә әверелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International