Татарстанда коронавирусның яңа очраклары арту темпы кими

2020 елның 13 июне, шимбә

 

Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән авыруның теркәлгән очраклары кимүе күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы, ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Марина Патяшина сүзләренчә, соңгы 10 көндә республикада көн саен коронавирусның 50-55 очрагы теркәлгән. Бүген илледән дә ким очрак теркәлүнең өченче көне.

Бүген Татарстан Республикасында барлыгы 3868 кеше авырый. Бу атнада авыруның яңа очраклары арту темпы 1,5%ка кимегән.

Татарстан Россия төбәкләре рейтингында түбән төшүне дәвам итте һәм 75 нче урында тора, ә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында – уникенче урында тора.

28 майдан бирле Татарстанда инфекция антитәнчекләренә анализны 6066 кеше тапшырган, алар арасыннан 4680 кеше анализны бу атнада биргән. 298 кеше антитәнчекләр табылган (бу антитәнчекләргә анализ биргән барлык кешенең 5%ы).

Роспотребнадзор тарафыннан коронавирус инфекциясенә популяцион иммунитетны өйрәнү өчен сынау төбәге буларак 22 регион арасында Татарстан Республикасы да сайланды. Июнь аенда республиканың 16 районында, 7 төрле яшь категориясендә 2800 кешедә антитәнчекләргә тикшеренү үткәрәчәкләр. “Бу халыкның инфекциядән саклану дәрәҗәсен бәяләү өчен эшләнә”, - диде Марина Патяшина.

Республикага башка төбәкләрдән килгән кешеләр өчен үзизоляция режимын бетерү авыруның читтән килгән очракларына бәйле булган хәлне начарайтмады.

Мондый очраклар сирәк, атна дәвамында бары тик 3 очрак кына булган. Республика обсерваторларында 184 кеше дәвалана, өйдә изоляция шартларында 1985 кеше кала. 

Атна дәвамында үзизоляцияне бозуның ике очрагы ачыкланган. Алар Лаеш һәм Түбән Камада.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International