Марат Җәббаров Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең барышы турында сөйләде

2020 елның 23 июне, сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада терлек азыгы әзерләү һәм фермерларга ярдәм чаралары турында сөйләде.

“Республикада быел чәчү яхшы һава шартларында узды. Оештыру һәм эшләрнең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә иде. Хәзер бөтен җирдә язгы культураларның яхшы тишелеше күзәтелә”, - дип билгеләде министр.

Татарстанда чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 2,8 млн гектардан артык. Сабан культуралары 1,8 млн га тәшкил итә.

Чәчү барышында 11меңнән артык трактор, 650 чәчү комплексы, 6 меңнән артык чәчкеч һәм культиватор эшләгән.

“Хәзерге вакытта кырларда уңышны формалаштыру буенча чаралар уздырыла. Саклану чаралары нәтиҗәлелеген арттыру өчен шундый бурыч куйдык – сөрүле җирләре 500 гектардан артык хуҗалыкларда төрле катнашма, эремәләр ясау өчен стационар җайланмалар урнаштыру”, - диде министр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры чәчүлекләрне саклау белән бер рәттән терлек азыгы хәзерләү бара, дип билгеләде.

Мамадыш, Лениногорск, Тәтеш, Арча, Яшел Үзән, Зәй һәм Әтнә районнарында күпьеллык үләннәрне беренче чабып алу тәмамланып килә.

Татарстанда Мини-фермалар төзелеше буенча программада катнашырга теләк белдергән районнар билгеле.

Министр быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга биш юнәлеш буенча барлыгы 477,5 млн сум күләмендә ярдәм каралганын әйтте.

Моннан тыш, авыл халкы түләүсез орлыклар белән тәэмин ителде. Икмәккә кискен бәя артуны булдырмас өчен ипи пешерү предприятиеләренә субсидияләр арттырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International