Татарстанда быел юл эшләренә 83 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 9 млрд сум - федераль бюджеттан, 1,5 млрд сум - муниципаль юл фондыннан. Калган акчалар төбәк бюджетыннан юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Ул искәрткәнчә, Татарстанда эре инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу, Алексеевск - Әлмәт автомобиль юлы төзелә. Моннан тыш, Вознесенское трактының икенче этабын төзү һәм Горький шоссесын реконструкцияләү тәмамланып килә.
Ф. Хәнифов ассызыклаганча, шулай ук эре социаль әһәмиятле төбәк проектлары гамәлгә ашырыла. Әйтик, 8 км озынлыктагы Саескан Тавы - Шәле автомобиль юлын реконструкцияләү һәм 6 км озынлыктагы Чистай - Түбән Кама юлында транспорт чишелеше төзү төгәлләнгән. "Төбәк юлларын төзү һәм реконструкцияләү программасы төгәлләнде диярлек, күчеш объектлары бар. Бүгенгә эшләр 98%ка башкарылган. Капиталь ремонт программасы - иң күп капитал таләп итә торган программа. Эшләр төгәлләнә, башкару - 98%", - диде спикер. Быел торак пунктларның 95 км озынлыктагы юл-урам челтәренә ремонт ясалган, фермер хуҗалыкларына 11,1 км озынлыктагы 23 керү юлы төзекләндерелгән. Бакчачылык ширкәтләренә 9,2 км озынлыктагы 12 керү юлы ремонтланган, балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә биш керү юлы төзекләндерелгән. Министр сүзләренчә, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча эшләргә 8,3 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 2,5 млрд сум - федераль бюджеттан һәм 5,8 млрд сум - төбәк бюджетыннан. Илкүләм проект буенча барлыгы 73,2 км озынлыктагы төбәк юллары ремонтланган, Казан агломерациясендә - 8,4 км, Чаллыда - 12,9 км, Түбән Камада - 7,9 км.
«Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» федераль казна учреждениесе башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр иткәнчә, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу юлының техник әзерлеге 90%ка җиткән. Объектта төп конструктив эшләр тәмамланган, төзекләндерәсе калды. "Әйләнеп чыгу юлын төзеп бетерәбез. Бу М7 трассасының яңа юнәлеше, ул алга таба Казан - Екатеринбург тизйөрешле маршруты составына керәчәк", - дип сөйләде идарә җитәкчесе.
Ул билгеләп үткәнчә, ике елдан да кимрәк вакыт эчендә 81 км озынлыктагы дүрт полосалы автомобиль юлы төзелгән диярлек. Аның составында 10 күпер, шул исәптән Кама аша 1,3 км озынлыктагы күпер, биш транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге биш киселеш бар. Шулай ук Р-239 Казан - Оренбург автомобиль юлының 20 нче километрыннан 43 нче километрга кадәрге реконструкция участогында Сокуры авылын урап узу юлы төзелеп, 17%ка эшләр башкарылган. Бүгенге көнгә 65 мең тонна асфальт-бетон салынган, 7,5 км юлның аскы катламы инде. Тугыз күпер корылмасы эшли: дүрт юлүткәргеч, Мишә елгасы аша күпер һәм дүрт җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе. Эшләр график буенча алып барыла.
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Марсель Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, быел Татарстан Республикасы Рәисе һәм федераль үзәк ярдәме белән юл челтәрен үстерүгә һәм ремонтлауга, Казанның ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә 31 млрд 250 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шулардан 17 млрд 100 млн сумы - юл объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә, 10 млрд сумы - урам объектларын төзекләндерүгә. Юл челтәре, 3 млрд 750 млн - «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга. Юлларны ремонтлау һәм төзүнең гомуми мәйданы 2 млн 400 мең кв. м. тәшкил иткән.
Эре проектлар арасында - Музыкаль урамыннан алып «Волга»М-7 трассасына кадәр Горький шоссесын реконструкцияләүне тәмамлау. Эшләр комплексында светофор объектлары һәм җәяүлеләр өчен яссы юллар юк ителәчәк. Алмашка лифтлы 6 җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе, 3 төрле дәрәҗәдә 3 җир асты һәм 3 борылыш узелы һәм бер дәрәҗәдә 3 төзелгән. Шоссе полотносы «Факел» сәүдә үзәгеннән алып «Олимпиец» сәүдә үзәгенә кадәр 6 полосага кадәр киңәйтелгән, бөтен озынлыгында тротуарлар һәм 14 км озынлыктагы велосипед юлы төзелгән.
«Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов хәбәр иткәнчә, төбәк әһәмиятендәге юлларны кышкы карап тотуга 1100 берәмлектән артык юл техникасы җәлеп ителгән. Бозлавыкка каршы барлык материаллар да тулы күләмдә әзерләнгән - 280 мең тонна ком һәм 92,5 мең тонна тоз. 15 октябрьдән башлап барлык подряд оешмалары, метеошартларның кискен начараюы очрагында вакытында хәл итү өчен, тәүлек буе эшләү режимына күчерелгән.