Татарстанда социаль өлкә объектларына, шулай ук авыл хуҗалыгы объектларына капиталь ремонт дәвам итә

2020 елның 27 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов социаль өлкә объектларына капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, 25 июньдә Казанга эш сәфәренә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин килгән иде. Аның катнашындагы чараларда федераль дәрәҗәдә әзерләнгән һәм төзелеш тармагына кагылышлы мөһим карарлар яңгырады. Шулардан: төзелеш тармагында административ барьерларны киметүгә юнәлгән чаралар, СРО чараларын куллану мөмкинлеге, 6 млн. сумга кадәрге яңа торакны дәүләт ярдәме белән ташламалы ипотекага алу мөмкинлеге турындагы карар (элек – 3 млн сумга кадәр иде).

Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, 41 муниципаль берәмлектә 2020 елда 6,5 млн квадрат метр мәйданда 1 мең 64 күп фатирлы йортка ремонт ясау карала  (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре).

Гомуми белем оешмаларына капиталь ремонт программасы буенча (барлыгы 172 объект) 26 июньгә 34 объектта эшләр бара. 2 объектта эшләр тәмамланган. Коррекцион мәктәпләргә капиталь ремонт барлык 3 объектта да бара. Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына капиталь ремонт 82 объектта бара, 5 объектта эшләр тәмамланган. 

Гомуми белем оешмаларының һәм коррекцион мәктәпләрнең функциональ зоналарына капиталь ремонт буенча: гомуми белем оешмаларыннан 42 объектның 26сында эшләр бара, 11 объектта эшләр тәмамланган, коррекцион мәктәпләрнең 2 объектында эшләр дәвам итә.

Республикада ресурс үзәкләренә капиталь ремонт бара – пландагы барлык 17 объектта да.

24 июньгә уку корпусларына һәм тулай торакларга капремонт пландагы барлык 3 объектта да бара.

Гомуми белем оешмаларында һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында җылы бәдрәфләргә капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла. Планда 286 объект, шулардан 218 гомуми белем оешмасы, 57 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы, 11 өстәмә белем оешмасы. Дәүләт контракты төзелгән, әзерлек эшләре алып барыла. 

Спорт объектларына капиталь ремонт программасы буенча эшләр 21 объектның 20сендә бара.

Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту программасы буенча 5 объектта да эшләр бара.    

Балаларны савыктыру лагерьларына (6 объект) капиталь ремонт дәвам итә –  4сендә эшләр бара. 2 объектта эшләр төгәлләнгән.

Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт һәм аларның матди-техник базасын ныгыту буенча эшләр 17 объектның 16сында бара.  

Мәдәният объектларына капиталь ремонт программасы буенча 37 объекттан 26сында эшләр бара, 11 объектта эшләр беткән. 

Сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт дәвам итә. 15 стационарга капремонт бара, 8 сәламәтлек саклау объектына капремонт каралган.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 427 объектка капремонт планлаштырылган. Сыер фермаларына капиталь ремонт программасы буенча эшләр 158 объектның 117сендә дәвам итә (14 объектта эшләр беткән).

Ашлык амбарларына капиталь ремонт программасы буенча 127 объектның 85ендә эшләр бара (19 объектта эшләр беткән).

Машина-трактор паркларына капремонт программасы буенча 66 объектның 46сында эшләр бара (9 объектта эшләр тәмамланган).

Яшелчә-бәрәңге саклагычларга капиталь ремонт программасы буенча 12  объектның 4сендә эшләр бара.

Кошчылык фермаларына капиталь ремонт программасы буенча 12 объектның 8ендә эшләр бара.

Ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә ремонт 41 объектта планлаштырылган, 17 объектта эшләр бара (24 объектта эшләр тәмамланган).

Ат фермаларына капиталь ремонт программасы буенча 11 объектның 9ында эшләр бара (1 объектта эшләр тәмамланган).

Газлаштыру фонды 5 программаны гамәлгә ашырачак. «Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы кысаларында 53,2 км суүткәргеч салынган, 6 скважина борауланган, 10 су җыю манарасы куелган.  

 

«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча 43 объектта 83 казан сүтелгән, 29 объектта 55 казан куелган.

«Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында индивидуаль җылыту системаларына күчү, блоклы-модульле казаннар кую» программасы буенча 1 205 фатир өчен  фасад газүткәргечләре һәм 649 фатирда җылыту системасы монтажланган.

«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча 3 мең 885 яктырткыч куелган, 70,3 км СИП тоташтырылган.

«Татарстан Республикасы торак пунктларында су җибәрү системасын яңарту» программасы буенча торглар уздырылган, дәүләт контракты төзелгән. Барлык объектларда да эшләр башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International