Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү хакында сөйләде

2020 елның 8 августы, шимбә

Зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эшенең барышы хакында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр сүзләренчә, Татарстанда барлыгы 3 мең 667 зират исәпләнә, алар урнашкан 4 мең 188 участок рәсмиләштерелергә тиеш. Бүгенге көндә шуларның 89%ы рәсмиләштерелгән, 480 участокта исә бу процедура башкарылмаган.

Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, торак пунктлардан читтәге зиратлар сәнәгать җирләрендә һәм аеруча саклана торган территорияләрдә урнашырга тиеш.

Узган елның ноябрендә ТР Министрлар Кабинеты чыгарган карар нигезендә, участок категорияләрен зиратларга күчерү өчен кирәкле документлар исемлеге кимегән, шуның нәтиҗәсендә рәсмиләштерү темплары арткан. Быел 1 мең 97 участок күчерелгән.

Министр үз докладында билгеләгәнчә, Буа һәм Чирмешән районнары рәсмиләштерүне төгәлләгән инде. Алексеевск, Арча, Баулы, Зәй, Кайбыч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай һәм Ютазы районнарында әлеге күрсәткеч 95%тан артып китә.

Шул ук вакытта, 474 проблемалы участок бар.

183 участок буенча кадастр эшләрен төгәлләргә кирәк. Зиратларның күп өлеше бердәм җирдән  файдалану җирләрендә урнашкан, мәйданы һәм чикләре ачыкланмаган.

119 участок шәхси җирләргә шул исәптән пай җирләренә карый. Фәнил Әһлиуллин зиратларны шәхси җирләрдә урнаштырырга ярамый, андый участокларны рәсмиләштереп булмый, дип билгеләде.

81 участок урман фонды җирләрендә урнашкан. Бу очракта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2 вариант тәкъдим ителгән: Россия Хөкүмәте карары нигезендә участок категорияләрен күчерергә яисә участокларны торак пункт чикләренә кертергә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International