Алексей Песошин: Мәдәниятне үстерү стратегиясе тармакның комплекслы үсешенә ярдәм итәчәк

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә 2020-2025 елларга һәм 2030 елга кадәрге чорга республиканың мәдәният үсеше стратегиясен карадылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

“Мәдәниятне үстерү стратегиясе тармакның комплекслы үсешенә ярдәм итәргә, ике максатка ирешергә тиеш. Бер яктан, тармакны үстерү мәдәни традицияләрне, матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклап калуны, икенче яктан, яңа креатив практикалар, заманча карарларны күздә тота. Бу - төбәкнең уңышлы социаль-икътисади үсешенең аерылгысыз шарты булып тора”,- диде Алексей Песошин.

Республикада мәдәниятне үстерү өлкәсендә төп бурычларны хәл итү өчен комплекслы мөнәсәбәтне гамәлгә ашыру мөһим, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Киңәшмәдә төп докладны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ясады. Аның сүзләренчә, мәдәният республиканың гармонияле үсешенә юнәлдерелгән булырга тиеш, чөнки ул хәзер бөтендөнья татар мәдәнияте үзәге булып тора.

Татарстан мәдәниятен үстерү стратегиясенең төп бурычы — мәдәни байлыкларның һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү, аны тарату һәм цифрлаштыру.

Цифрлаштыру турында сөйләгәндә, Татарстан мәдәният министры коронавирус пандемиясе чоры бу мәсьәләнең мөһимлеген күрсәтте, дип ассызыклады.

Алексей Песошин утырышка йомгак ясап, тармакта башкарылган зур эшләрне билгеләде. Ул Мәдәният министрлыгына стратегия нигезләмәләрен эшләп бетерергә кушты. Яңартылган проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына раслауга җибәреләчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International