Бүген Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-коткару спорты буенча «ТР Премьер-министры Кубогы» XX бөтенроссия ярышлары ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-коткару спорты буенча ярышлар беренче тапкыр Казанда 2004 елда уздырылган иде. Ул чакта иң яхшылар исеменә 10 команда көч сынашты. Быел трофейлар өчен көрәшне Россиянең төрле төбәкләреннән 21 команда вәкилләре алып барачак. Барлыгы 450 катнашучы.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, янгын сүндерү-коткару спорты гамәли характерда. "Ул янгын сүндерүчеләрнең күнекмәләрен камилләштерүгә, аларның экстремаль ситуацияләрдә эш итә белүенә юнәлдерелгән. Бары тик яхшы әзерлекле белгеч кенә утка каршы теләсә нинди бәрелештә җиңүче булып чыга ала. Ә бу - коткарылган кеше гомерләре һәм сакланып калган матди кыйммәтләр. Моннан тыш, бу спорт ярышлары балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хәзерге һәм булачак хезмәткәрләренең чыдамлыгын һәм рух көчен формалаштыра», - диде ТР Премьер-министры.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда бик яхшы спорт инфраструктурасы булдырылган, халыкара ярышларны оештыруда бай тәҗрибә тупланган. Республика Хөкүмәте төрле спорт төрләрен, шул исәптән янгын сүндерү-коткару спортын үстерүгә зур игътибар бирә. Әлеге дисциплинаның статусын күтәрү максатында 2004 елдан башлап ярышлар Татарстан Хөкүмәте химаясе астында уза, республикада һәм илдә популярлаша бара.
«Ышанам ки, әлеге турнир сезнең күбегез өчен әһәмиятле вакыйга булачак һәм һөнәри казанышларга ышанычлы адым ясарга ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасы командасына уңышлы чыгыш ясауларын һәм җиңүчеләр традицияләрен саклап калуларын телим. Әмма теләсә нинди спорттагы кебек үк - иң көчлесе җиңәчәк. Барысына да уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек!"- дип өстәде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Күп кенә төбәкләрнең спортчылары хәлиткеч стартлар алдыннан үз көчләрен сынап карау өчен Казанга омтыла. Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогы өчен командалы көрәш программаның өч төре буенча алып барыла: 100 метрлы полосаны каршылыклар аша узу, штурм баскычы буйлап күтәрелү һәм ике төр ярыш. Пәнҗешәмбе көнне, 6 февральдә, шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнәчәк.