Алексей Песошин Татарстан Республикасы буенча Россия ҖҮФХИнең тулы вәкиллекле киңәйтелгән утырышында катнашты

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия ҖҮФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең тулы вәкиллекле киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырыш ведомствоның 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланды.

Чарада Россия ҖҮФХнең Хөкем карарларын үтәү һәм махсус исәпкә алу идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-майоры Игорь Вединяпин, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Прокуроры Альберт Суяргулов катнашты.

Утырышны Россия ҖҮФХнең ТР буенча идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-майоры Эдуард Һәялиев ачты. Ул 2024 елда Татарстан Республикасы җинаять-үтәтү системасы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елга өстенлекле бурычларны билгеләү турында нотык белән чыгыш ясады.

Пенитенциар ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, узган елда идарә эшчәнлеге җинаять-үтәтү системасын реформалаштыру һәм аны үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча Федераль хезмәт куйган бурычларны үтәүгә юнәлтелгән. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәзаны гамәлгә ашыру өчен 1 нче һәм 8 нче төзәтү үзәге төзелгән.

Хисап чорында мәҗбүри эшләргә хөкем ителгәннәрне хезмәткә җәлеп итү дәрәҗәсе 99% тәшкил иткән. Бер ел эчендә бюджет кеременә аларның хезмәт хакыннан 50 миллион сумнан артык акча күчерелгән. Барлыгы исәп мәгълүматлары буенча 2024 елда мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән 1828 кеше узган, бу үткән ел белән чагыштырганда 15%ка күбрәк. 2025 елның 1 гыйнварыннан постпенитенциар пробация турындагы нигезләмәләр гамәлгә керде.

ҖҮФХИ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында төрле өлкәләрдә, шул исәптән республика территориясендә пробацияне оештыру һәм эшләтеп җибәрү буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән.

Пробация функцияләрен гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегеннән ҖҮФХИГӘ 20 җиңел автомобиль тапшырылган. Хәзерге вакытта төбәк министрлыклары һәм бүтән пробация субъектлары, коммерциячел һәм коммерциячел булмаган оешмалар, шулардан хезмәт белән тәэмин итү, мәгариф, сәламәтлек саклау, җирле үзидарә органнары, башка оешмалар белән 255 килешү төзелгән. 2025 елда бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк. Республикада хөкем ителгәннәрне ресоциальләштерү һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча уңай эш тәҗрибәсе бар.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр белән берлектә хөкем ителгәннәр тиешле хокукый һәм юридик ярдәм ала. Хөкем ителүчеләр «Хезмәт сөю йорты», «Ярдәм кулы», «Әтиләр берлеге», «Ярдэм-ярдәм», «Очрашуга адым» махсус уникаль проектларында катнаша. Төзәтү учреждениеләрендә хөкем ителүчеләрне азат итүгә әзерләү алып барыла. 2024 елда ҖҮФХИ учреждениеләренә ресоциализацияләүдә, социаль адаптацияләүдә һәм социаль реабилитацияләүдә ярдәм күрсәтү турында гариза белән 308 хөкем ителүче мөрәҗәгать иткән.

2025 елда Россия ҖҮФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе алдында берничә өстенлекле бурыч тора, алар арасында Казанда 1000 урынга исәпләнгән СИЗО төзелешен тәмамлау да бар. Төзелеш эшләре барышы Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте тарафыннан да, республика Хөкүмәте тарафыннан да даими контрольдә тора. Быел төзелешне тәмамлау һәм объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, утырыш барышында чыгыш ясап, кыскача республикада 2024 елның социаль-икътисадый нәтиҗәләренә тукталды. Ул ассызыклаганча, төбәктә икътисад һәм социаль өлкәне үстерү буенча шактый чаралар гамәлгә ашырылган. Республиканың тулаем төбәк продукты 5 трлн сумнан артып киткән, сәнәгать җитештерүе индексы 2023 елга карата 105% дәрәҗәсендә бәяләнә, төяп җибәрелгән продукция күләме 5,5 трлн сумнан артып китә. Хакимият органнары, бизнес һәм халыкның килешеп эшләве нәтиҗәсендә Татарстан төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны саклап калган. Быел республика программаларын гамәлгә ашыру тулы күләмдә дәвам итәчәк, дип ассызыклады Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы республика җитәкчелеге исеменнән Идарә хезмәткәрләренә хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде. Узган елда гадәттән тыш хәлләр һәм массакүләм тәртипсезлекләр, җәза үтәтү урыннарыннан качулар булмаган. Бу гомер һәм сәламәтлек өчен даими куркыныч тудырган шартларда хезмәт итүче хезмәткәрләрнең намуслы хезмәте нәтиҗәсе, диде Алексей Песошин.

Республикада «Россия Федерациясендә пробация турында» Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча эш башланган. Идарә һәм Татарстан Хөкүмәте арасында төрле өлкәләрдә, шул исәптән пробацияне оештыру һәм эшләтеп җибәрүдә, үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән.

Алексей Песошин республикада мәҗбүри эшләргә хөкем ителгәннәрне урнаштыру һәм эшкә урнаштыру өчен шартлар тудырылуын искәртте. Моннан тыш, федераль максатчан программа нигезендә Казанда бер мең урынга исәпләнгән яңа тикшерү изоляторы төзелеше дәвам итә.

Идарәнең республика министрлыклары һәм ведомстволары, башка дәүләт һәм муниципаль заказчылар белән җиңел сәнәгать продукциясе һәм мебель җитештерү буенча эше уңышлы бара. 82 млн. сумлык килешүләр төзелгән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 2 мәртәбә артыграк. Хөкем ителгәннәргә һөнәри белем бирү училищеларда төбәк хезмәт базарында ихтыяҗ булган 29 һөнәр буенча алып барыла, барлыгы 1571 кеше белем алган.

Алексей Песошин искә төшергәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү көне якынлашып килә, һәм безнең ветераннарга аерым игътибар биреләчәк. Моннан тыш, килеп җиткән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Ахырда Татарстан Республикасы Премьер-министры ведомство хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алар куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәүләрен дәвам итәчәкләренә ышаныч белдерде.

Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов билгеләп үткәнчә, Идарә Идел буе федераль округында һәм Россия Федерациясендә оператив-хезмәт, хуҗалык-финанс эшчәнлеге буенча алдынгы позицияләрдә тора. Бу идарә хезмәткәрләренең лаеклы, системалы һәм югары нәтиҗәле эшчәнлеге турында сөйли, дип ассызыклады ул.

Виктор Демидов шулай ук РФ ҖҮФХнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләренә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең авыр, әмма дәүләт өчен кирәкле эшегездә уңышлар телисем килә", - диде ул.

Тулы вәкиллекле утырыш Татарстан Республикасы җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International