Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегисе”нең беренче этабын тәкъдир иттеләр
2013 елның 2 марты, шимбә
Бүген Рөстәм Миңнехановка “Леонтьев үзәге” халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге (Санкт-Петербург) белгечләре экспресс-диагностика һәм “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегиясе” проектын тикшерү программасыннан торган кыскача доклад тәкъдим иттеләр.
Тәкъдир итүдә “Леонтьев үзәге” халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге” ЯАҖ генераль директоры Ирина Карелина, “Леонтьев үзәге” халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр фәнни-тикшеренү программаларының директор-координаторы Леонид Лимонов, Бәйсез социологик тикшеренүләр үзәге директоры Виктор Воронков, Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы, “Леонтьев үзәге” МЦСЭИ баш фәнни хезмәткәре Алексей Кудрин һәм башкалар катнашты.
Ирина Карелина белдерүенчә, бүген эшләр тикшеренүләрнең беренче этабы кысаларында тәкъдим ителәчәк. Республикадагы эш белгечләр өчен зур сынау булырга мөмкин, чөнки регион үсешенең югары дәрәҗәсе белән аерылып тора, монда чит илләрнең башка өлкәләрдәге алдынгы тәҗрибәсе актив рәвештә өйрәнелә һәм гамәлгә кертелә.
Тәкъдир итү кысаларында тикшеренүләрнең түбәндәге юнәлешләре буенча докладлар тәкъдим ителде – “Татарстан Республикасының глобаль конкуренциягә сәләтлелеге”, “Кеше. Җәмгыять. Дәүләт”, “Авыл җире”, “Транспорт-коммуникация киңлекләре”, “Татарстан Республикасының киләчәгенә идарә системасы”, шулай ук проект буенча киләчәк эшнең планы һәм графиклары.
ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов тикшеренү кысаларында экспертларның эшен уңай бәяләде. Ул белдергәнчә, “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегисе” проекты бик мөһим, чөнки ул Татарстанның киләчәк үсеше өчен юнәлешләр билгели. Рөстәм Миңнеханов экспертларга рәхмәт белдерде, шулай ук Татарстан белгечләренең кайбер илләрнең, аерым алганда, Малайзия һәм Сингапурның социаль-икътисадый үсешендәге уңай тәҗрибәсен өйрәнүләрен дәвам итәчәкләрен белдерде. Безнең бу проект буенча уртак эшебез республиканың, Россия Федерациясенең икътисадый яктан алга киткән субъектларының берсе буларак, озак сроклы үсешенә планнар төзергә ярдәм итәчәгенә ышанам, дип белдерде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте , Елена Бритвина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз