Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы җәйге Универсиаданың объектлары төзелешен карады

2013 елның 3 марты, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 45 мең кешегә исәпләнгән “Казан Арена” яңа футбол стадионы төзелешен карап чыкты. Төзелеш барышы турында, республиканың муниципаль районнарыннан килгән төзүчеләр бригадалары турында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

Төзелештә 1 мең тирәсе эшче, шул исәптән 400 кеше республиканың муниципаль районнарыннан килгән. Рөстәм Миңнеханов  ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белән стадион эчен карап чыкты, шул исәптән конференц-залны, спортсменнар чишенү-киенү бүлмәләрен, фуд-корт зонасын һәм башкаларны.

Рөстәм Миңнехановка эчке инженер, эчке төзекләндерү һәм тышкы төзекләндерү эшләре барышы турында, шулай ук тирә-як территорияне төзекләндерү барышы турында хәбәр иттеләр. Шуннан Татарстан Президенты муниципаль районнардан килгән эшчеләр катнашкан төзелеш участокларын карап чыкты. Илдар Халиков районнар арасында иң күп эш күләме башкарганнарын аерым атап чыкты (шул исәртән брусчатка салучыларны).

Татарстан Президенты төзелеш мәйданчыгында зур үзгәрешләр булганын аерым ассызыклады. “Бу бик зур эш, - дип әйтте ул мәйданчыкта торган төзүчеләргә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына . – Төзү эшләрен вакытында тәмамлар өчен районнар ярдәме бик мөһим.”

Бүген Рөстәм Миңнеханов Су спорт төрләре сараен да карап чыкты (Чистопольская ур.). Андагы эш барышлары белән дә танышып үтте. Республика башлыгы тамашачылар залын, бассейнарны һәм башка бүлмәләрне дә карап чыкты.

ТР Президенты шулай ук Универсиада авылындагы “Халыкара информация үзәге”ндә дә булды. Мондагы эшләр барышы турында аңа Универсиада авылы мэры Фәрид  Абдулганиев, «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе»нең генераль директоры Владимир Леонов хәбәр иттеләр.

ХИҮ территориясендә команда үзәге, кабул итү һәм аккредитацияләү хезмәте, ашау зонасы, FISU офислары, спорт һәм информация үзәкләре, журналистларның эш урыннары урнашкан. Рөстәм Миңнеханов делегация башлыкларын кабул итү залын, концерт залын, берничә аудиторияне карап чыкты.

Спорт объектларыннан башка, Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелүче Clover House күп функцияле комплекста да булды. Объектның генераль подрядчысы АО ПСЙ (PSJ), Чехия Республикасы, проект инвесторы - «Кловер Групп» ХК , генераль проектлаучы – «АКБ БиПлан» ҖЧҖ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International