Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР МК да фән-мәгариф кластерларының беренче елдагы эшләренә нәтиҗә ясалды
2013 елның 7 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының фән-мәгариф кластерларының беренче елдагы эшләренә бүген ТР МК Президиумы утырышында нәтиҗә ясадылар, утырышны ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Мәгариф учреждениеләренең предприятиеләр белән бергәләп квалификацияле кадрлар әзерләве республика өчен иң актуаль тема булып тора,дип белдерде Илдар Халиков. Татарстанда 14 фәнни-мәгариф кластер булдырылган.
Фәнни-мәгариф кластерларының эш нәтиҗәләре турында ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов чыгыш ясады. Министр сүзләренчә, КНИТУ-КХТИ һәм РГТЭУ ның Казан филиалы базасындагы кластерлар иң нәтиҗәле эшләүчеләр. Беренчесендә һөнәри белем бирү буенча федераль программа чаралары гамәлгә ашырыла, икенчесендә мәгариф учреждениеләре эш бирүчеләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итәләр.
Фәнни-мәгариф кластерларының эше турында аерым тармаклардагы профильле министрлык җитәкчеләре дә доклад ясады. Утырыш барышында төрле тәкъдимнәр яңгырады, һәм Премьер-министр аларны хуплады. Предприятиеләрдәге яңалыкларны исәпкә алып, уку-укыту программаларын даими рәвештә яңартып тору мөһим, дип ассызыклады Илдар Халиков.
Утырыш тәмамланганда ТР Премьер-министры, алга таба да ТР фәнни-мәгариф кластерларының эшләре нәтиҗәле булыр, дигән ышанычын белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Михаил Миронов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
ноябрь, 2025 ел
«Татэнерго" АҖ Директорлар советы утырышында агымдагы елның 9 аена йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, компаниянең 2025 елның тугыз аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Татарстанда юл эшләренә 2025 елда 82,2 млрд сум юнәлдерелгән
2025 елда Татарстанда төбәк һәм җирле автомобиль юлларын төзекләндерүгә һәм төзүгә 82,2 млрд сум юнәлдерелгән, шул исәптән 7,9 млрд сум федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
21
ноябрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин салым хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин салым хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
19
ноябрь, 2025 ел
Татарстанның биш югары уку йорты вәкилләре «Россия студентлар язы" XXXIII бөтенроссия фестивалендә катнашачак
Татарстанның биш югары уку йорты вәкилләре составында 60тан артык кеше ноябрь аенда Казанда үтәчәк «Россия студентлар язы» XXXIII бөтенроссия фестивалендә катнашачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз