Ләйлә Фазлыева санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышын уздырды

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте  йортында барлык шәһәрләр һәм районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Киңәшмәдә катнашучылар республикада Covid-19 инфекциясе таралуы белән бәйле хәл турында фикер алыштылар.

Киңәшмә барышында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил -Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев бүген аның адресына бик күп мөрәҗәгатьләр килүен билгеләде.Эшкуарлар катгый чикләү чаралары кабат кертелүдән курка. Ләйлә Фазлыева республика территориясендә Covid-19 таралуын тоткарлап тору буенча кайбер чаралар гамәлдә булуын искә төшерде. Якын арада өстәмә чикләүләр кертү планлаштырылмый.

Шул ук вакытта Ләйлә Фазлыева коронавирус таралуга бәйле вазгыятьнең республикада җитди булуын искәртте. Алга таба хәлнең ничек булуы, шул исәптән, эшкуарларның үзләренә дә бәйле, алар персоналны һәм үз клиентларын куркыныч инфекциядән саклауны тәэмин итәргә тиеш. “Бездә бүген чикләүләр җитәрлек дәрәҗәдә. Әмма Роспотребнадзор таләпләрен – медицина битлекләрен куллануны тәэмин итү, тән температурасын үлчәүне үтәү мөһим. Әлеге чараларны үтәгәндә өстәмә чикләүләр булмаячак”, - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә мәктәп каникуллары вакытында балаларның ялын оештыру темасы турында да фикер алыштылар. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр республикада 690 мәктәп яны балалар лагеры эшләвен, аларда 40 меңнән артык мәктәп укучысы булуын хәбәр итте. Барлык лагерьлар да санитар-эпидемиологик кагыйдәләр нигезендә оештырылган. Лагерьлар эшләгән вакытта коронавирус йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International