Рөстәм Миңнеханов: Татарстан «Майкрософт» компаниясе белән системалы рәвештә эш итә
2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе
«Майкрософт» (Microsoft) компаниясе җитәкчеләре белән Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Чарада киләчәктә дә компания белән багланышлар алып бару һәм «Майкрософт» программалы продуктларын куллану мәсьәләләре турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан «Майкрософт» компаниясе белән системалы рәвештә эш итүе турында әйтеп китте. Безнең үзара яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты, диде ул, һәм Татарстан Республикасы «Майкрософт» компаниясе продукциясен куллануны законлаштыруга регионнар арасында беренчеләрдән адым ясады. Очрашуда Көнчыгыш һәм Үзәк Европадагы Microsoft вице-президенты Дон Грентем (Don Grantham), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
Искә төшерик, «Майкрософт» җитәкчелеге Казанда татар телендәге Microsoft Windows 8 татарча операция системасын тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү церемониясендә катнаша (ИТ-парк, Казан, Петербургская ур.).
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.