Әкмәледдин Ихсаноглу Рөстәм Миңнехановны ИХО штаб-квартирасында сәламләде һәм генсекның шәхси чакыруы буенча узучы визит өчен рәхмәтен белдерде. Ул Татарстан Республикасы Президентына республика өчен кызык булырлык киләчәктә уздырылачак чаралар турында сөйләде. Аерым алганда, ИХО генераль секретаре республика делегациясен агросәнәгать форумына чакырды, анда Татарстан үз авыл хуҗалыгы секторының инвестиция мөмкинлекләрен күрсәтә алачак.
Ул Рөстәм Миңнехановка Татарстан белән Ислам илләре арасында фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне җайга салырга тәкъдим итте. "Бу юнәлештә перспективалар күп, чөнки сезнең илегез һәм республикагыз алга киткән", - дип белдерде ИХО генераль секретаре.
Рөстәм Миңнеханов Әкмәледдин Ихсаноглуга Татарстанда ИХО эгидасы астында даими рәвештә чаралар уздырган өчен рәхмәт белдерде. "Бу чаралар безнең мөнәсәбәтләрнең нигезен формалаштыра", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә бизнесның мөһим, әмма җитәрлек дәрәҗәдә алга китмәгән юнәлешләренең берсе – хаҗ оештыру һәм хәләл стандартлар буенча продукция җитештерү. Татарстан Республикасы Президенты Татарстанның һәм Россиянең мөмкин кадәр күп кешесе Мәккәдәге изге урыннарга хаҗ кыла алсын, ә хәләл продукция республиканың үзендә куллану өчен генә түгел, шулай ук экспорт өчен дә җитәрлек күләмнәрдә җитештерелсен өчен ИХОның бу мәсьәләләрдә ярдәменә өметләнүен белдерде.
Ниһаять, Татарстан белән ИХО арасында хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше - туризмны үстерү. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың хәзер Ислам илләре белән транспорт элемтәләре шактый яхшы һәм туристлар Болгар белән, Татарстанның бүтән изге урыннары белән кызыксынырга мөмкин.