TerraPro генераль директоры Майкл Сноу кунаклар белән татарча исәнләште. Ул компания турында, аның бурычлары һәм киләчәктәге үсеше хакында кыскача сөйләде.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.