Татарстан Президентына «СМАРТ Сити Казан» мастер-планы концепциясен тәкъдир иттеләр

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе

«СМАРТ Сити Казан» проектының мастер-планы концепциясе һәм проектның гамәлгә ашырылуы киләчәге мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм AJM Planning&Urban Design Group, Straits Consulting Engineers, AmanahCapitalGroupLimited (ACGL) составында Малайзия консорциумы вәкилләре фикер алыштылар. 

«СМАРТ Сити Казан» проектының мастер-планы концепциясен «СМАРТ Сити Казан» баш архитекторы Норлиза Хашим тәкъдир итте.

Искә төшерик, «СМАРТ Сити Казан» проекты - Татарстан икътисады өлкәләрен үстерү һәм стимуллау максатында эшлекле, мәгариф, фәнни-тикшеренү активлыгы өчен яңа мохит булдыру.  Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән проектны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы алып бара, операторы итеп махсус булдырылган дәүләт оешмасы - «ТР үсеш корпорациясе» ААҖ билгеләнгән.

Проектны Малайзия консорциумы «Татинвестгражданпроект» Дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә башкарды.

«СМАРТ Сити Казан» территориясе Лаеш районында урнашкан, мәйданы - 650 га, функциональ билгеләнеше буенча дүрт төп зонага бүленгән: Халыкара иҗтимагый-эшлекле үзәк (220 га), Мәгариф һәм фән үзәге (209 га), Махсус икътисадый зона (102 га), Парк зонасы (100 га). Махсус икътисадый зона - «Иннополис» МИЗ өлеше (беренче мәйданчыгы Югары Ослан районында урнашкан).

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов презентация барышында, бүгенге көндә «СМАРТ Сити Казан» проектының мастер-планы концепциясе тәмамланган, дип белдерде. Шулай ук потенциаль инвесторларның беренчел планнары билгеләнгән, алар белән сөйләшүләр алып барыла. Дубайда ел саен узучы AIM 2013 инвестицион форумы кысаларында «СМАРТ Сити Казан» проектынна инвесторлар тартуга рәсми старт биреләчәк, дип искә төшерде Линар Якупов.

Рөстәм Миңнеханов, “СМАРТ Сити Казан”проекты мастер-планын тәкъдир итүгә йомгак ясап, бу проект – бик перспективалы, дип белдерде. Без аңа җитди өметләр баглыйбыз, диде ул, проектны киләчәктә гамәлгә ашыру безнең өчен бик кирәк.

Белешмә өчен:

AmanahCapitalGroupLimited (ACGL) компаниясе – “СМАРТ Сити Казан” генераль планын әзерләү өчен җаваплы халыкара малайзия консорциумының әйдәүче консультанты - 2013 елның апрелендә Казанда вәкиллеген ачты. Бу Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясенең инвестиция мөмкинлекләрен тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итәчәк.

“СМАРТ Сити Казан” проектын гамәлгә ашыру кысаларында беренче инвестиция килешүенә “Татарстан Республикасын үстерү корпорациясе” ААҖ белән Radiance Hospitality Сингапур компаниясе 2013 елның мартында в Куала-Лумпурда Татарстан Республикасы делегациясенең Малайзиягә эш визиты кысаларында имза салынды. Radiance Hospitality Group “СМАРТ Сити Казан” иҗтимагый-эшлекле һәм фәнни-мәгариф зонасын үстерү кысаларында транзит кунакханәсен, шулай ук Туризм һәм Кунакчыллык Университетын һәм төзүнең инвесторы һәм операторы булачак. Апрельдә “Татарстан Республикасын үстерү корпорациясе” ААҖ TGT Oil and Gas Services нефть сервисы халыкара компаниясе белән инвестицион ниятләр турында килешүгә имза салды. Бу “акыллы шәһәрнең беренче резидентларыннан берсе булачак.


ТР Президенты Мабугат хезмәте. Татарстан Республикасын инвестицион үстерү агентлыгының матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International