Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан халкы 2020 елга 5,3 процентка артачак
2008 елның 21 июле, дүшәмбе
Бүген Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәргән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты президиумы утырышында катнашучылар 2010 елга кадәр һәм (киләчәктә 2030 елга кадәр) Татарстан Республикасы демографик үсешенең комплекслы программасын кабул иттеләр.
2010 елга кадәр (киләчәктә 2030 елга кадәр) Татарстан Республикасы демографик үсешенең комплекслы программасын эшләү турындагы карар Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы тарафыннан 2006 елның маенда кабул ителгән. Программа эшләүне оештыруның дәүләт заказ бирүчесе – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы. Әлеге хезмәт Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспектив икътисадый тикшеренүләр үзәге тарафыннан эшләнгән.
Программа бу өлкәдәге иң әһәмиятле мәсьәләләрне һәм аларны чишүнең оптималь (иң яраклы) юлларын мөмкин кадәр төгәл билгеләүгә юнәлдерелгән. Программаның максаты – халыкның яшәү сыйфатын күтәрү һәм социаль тигезсезлекне минимальләштерүгә юнәлдерелгән эзлекле һәм нәтиҗәле дәүләт социаль-икътисади сәясәтен тормышка ашыру аша Татарстан Республикасы халкының киңәйтелгән кабат җитештерүен тәэмин итү.
Утырыш башында Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, демография мәсьәләсе комплекслы мәсьәлә булып тора. Ул физкультура һәм спорт, куркынычсызлык, туклану культурасы кебек бик күп мәсьәләләрне үз эченә ала. “Ә иң мөһиме – ул халыкның ментальлеге, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Һәрбер хатын-кыз кимендә бер бала табарга тиеш. Илнең төп байлыгы – аның кешеләре”.
Программа проекты белән Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин таныштырды. Министрның сүзләренә караганда, демографиянең төп бурычы – кешелек потенциалының сыйфатын күтәрү. М.Сафиуллин китергән мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта Рәсәй гражданнарының күбесе азбалалылыкны кулайрак дип табалар. “Азбалалылык җитешлелек һәм тынычлык билгесе буларак кабул ителә башлады, - диде министр. – Шул ук вакытта өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә, киресенчә, торган саен тискәре мөнәсәбәт арта бара. Күпбалалылык лаеклы һәм табышлы булып китәрдәй шартлар тудырырга кирәк”.
Комплекслы программа кысаларында төп 7 проектны тормышка ашыру планлаштырыла. Болар – үлүчеләр санының кимүе, никахлар санын арттыру һәм аерылышулар санын киметү, бала табуны стимуллаштыру, гаилә институтын үстерү, халыкны эш белән тәэмин итү программасы, миграция (күченү) сәясәте һәм медицина проекты.
Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 2020 елга Татарстанда даими яшәүче халыкның санын 5,3 процентка арттыру планлаштырыла, ә туучылар саны шул вакыт аралыгында 28 процентка артырга тиеш. Киләчәктә 2030 елга Татарстан халкының 11 процентка артуы планлаштырыла.
“Безнең бу программаны кабул итүебез зур алгарыш булып тора, - диде Марат Сафиуллин утырыштан соң журналистларга биргән интервьюда. – Россия Федерациясенең күп кенә башка субъектларыннан аермалы буларак, без программага төп мәсьәләләрнең барысын да: туучанлык, үлүчәнлек һәм сәламәтлек саклауны гына түгел, ә эш белән тәэмин ителгәнлек, мәгълүматлар белән тәэмин ителү, тулы булмаган гаиләләр, хәрби хезмәт һәм башкаларны да кертергә тырыштык. Безнең фикеребезчә, бу программа кешеләр психологиясен һәм социаль климатны җитди үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк”.
Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, программа күздә тоткан чараларның гомуми саны меңнән артып китә. Һәр тармакта кирәкле гамәлләрнең моделе бүлеп язып куелган. “Иң мөһиме – без кеше психологиясен үзгәртергә тиешбез. Ни кызганыч, авыр 90 нчы еллар азбалалылыкны идеальләштерүгә китерде – ул уңыш һәм җитешлелекне символлаштыра. Без бу ситуацияне үзгәртергә тиешбез. Күпбалалы сәламәт гаилә уңышлы дип саналырга тиеш”, - дип уйлый икътисад министры.
“Медицина өлкәсендә без яңа технологияләр кертү хәстәрен күрдек. Мәгариф өлкәсендә укулары өчен түләргә яшьләр арзан кредитлар ала алсыннар дип, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга җыенабыз. Хезмәт итүчеләргә дистанцион (ерактан торып) белем алу буенча тәкъдимнәребез бар, - дип сөйләде Марат Сафиуллин. – Әниләрнең күбесе табыш яки фатирны түгел, ә балалар бакчаларында урын булуны төп таләп итеп куялар. Шуңа күрә без, дәүләт ярдәме белән, бала караучылар институтын, өйләрдә урнашкан зур булмаган балалар бакчаларын арттырырга тәкъдим итәбез”.
Программаның бәясе өч елга 8,5 млрд. сум тәшкил итә. Финанслауның 75 процентын - республика бюджеты, 12 процентын – федераль үзәк, 13 процентын муниципаль берәмлекләр бюджеты үз өстенә ала.
Марат Сафиуллин Татарстанда демографиядәге уңай тенденцияләрнең инде күзәтелүен билгеләп үтте. “Яр Чаллы, Алабуга һәм Түбән Камада күптән көтелгән тенденцияләр билгеләнде: туучылар саны үлүчеләр санын узып китте. Без бу тәҗрибәне башка территорияләргә дә таратырга телибез”, - диде министр.
“Безнең бурычыбыз туучылар санын арттырып, үлүчеләр санын киметү генә түгел, ә хезмәт потенциалыбызның сыйфатын күтәрү. Безнең өчен күпсанлы гына түгел, ә рухи яктан да сәламәт булган, креатив халыкка ия булу бик мөһим”, - дип ассызыклады М.Сафиуллин.
Икътисад министры сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры программаны тормышка ашыруның ел саен бәяләнәчәген, өстәмә чаралар һәм финанслау турында карар кабул ителәчәген вәгъдә иткән.
"Татар-Информ"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз