Татарстанда 2022/2023 елларда югары белем бирү программаларында 21 меңнән артык бюджет урыны билгеләнгән

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының ачык гамәви конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында кабул итүнең контроль саннарын бүлү буенча 2022/2023 уку елына 21 мең 707 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Конкурс нәтиҗәләрен РФ мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков махсус брифинг барышында хәбәр итте.

"2022/2023 елда дәүләт өчен өстенлекле юнәлешләр булып инженер-техник (251 033 урын), педагогика (75 788 урын), медицина (53 450 урын) һәм авыл хуҗалыгы (41 095 урын) белгечлекләре торачак. Бу белгечлекләргә төбәкләрдә ихтыяҗ зур, шуңа күрә без алар буенча бюджет урыннарының күбесен бирәбез", - дип ассызыклады Валерий Фальков.

Конкурс нәтиҗәсендә Татарстанга 2021/2022 уку елына караганда 367 урынга күбрәк бүлеп бирелде. Үсеш магистратура (+250), специалитет (+127), аспирантура (+80), ординатура (+64) һәм ассистентура-стажировка (+6) программалары буенча булган.

Республикада бюджет урыннарын иң күп Казан (Идел буе) федераль университеты — 5994 (филиалларны исәпкә алмыйча) алачак, бу 2021/2022 елга караганда 346 урынга күбрәк. Казан милли тикшеренү техник университеты А.Н. Туполев-КАИ 116 урынга күбрәк алачак, барлыгы 2513 кеше (филиалларны исәпкә алмыйча).

Кабул итүнең контроль цифрлары буенча иң күп санлылары - мәгариф һәм педагогика (2583 урын), информатика һәм исәпләү техникасы(1760 урын), электр һәм җылылык энергетикасы (1440 урын), химия технологияләре (1330 урын), клиник медицина (1030 урын).

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кадрлар әзерләүнең һәм моның өчен бюджет урыннары булуның мөһимлеген ассызыклады. «Татарстан Республикасы - илнең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләре арасында. Бездә күп санлы заманча предприятиеләр урнашкан. Ә предприятиеләргә кадрлар кирәк. Югары стандартларга туры килә торган кадрлар: яңа технологияләр, чит телләр белүче. Якындагы биш елда Татарстанда квалификацияле кадрларга ихтыяҗ 15 меңнән артык кеше тәшкил итә. Бездә 44 югары уку йорты бар, шул ук вакытта алар республика өчен генә түгел, Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен дә кадрлар әзерлиләр. Куәтле фәнни база һәм бай педагогик потенциал соңгы биш елда гына башка субъектлардан килгән студентлар контингентын 15% ка арттырды. Шуңа күрә бюджет урыннары күләмен арттыру, һичшиксез, кирәк. Яңа производстволар системалы рәвештә ачыла торган Татарстан өчен кадрлар әзерләү-өстенлекле мәсьәләләрнең берсе", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Гомумән алганда, Россиядә мәгариф программаларында бюджет урыннары төбәкләр файдасына бүленә. Шулай итеп, 2022/2023 елга төбәкләр буенча бюджет урыннарының гомуми күләменнән 73,3% бүлеп бирелгән.

2022/2023 елда вузларга бөтен ил буенча 588 044 бюджет урыны бүлеп бирелгән, бу 2021/2022 уку елына караганда 11 546 урынга күбрәк.

Дәүләт башлыгы Владимир Путин күптән түгел Федераль Собраниегә Юлламасында белдергәнчә, алдагы ике елда югары уку йортларында өстәмә рәвештә 45 мең бюджет урыны ачылачак, өстәвенә, урыннарның 70% ы төбәкләргә бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International