Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин регби буенча «Стрела-Ак Барс» (Казан) һәм «Динамо» (Мәскәү) командалары арасында 2025 елгы Россия чемпионаты финалы матчында булды. Матч Казанның «Тулпар» стадионында узды.
Матчта Россия регби федерациясенең Югары Советы рәисе Игорь Артемьев катнашты.
Искәртәбез, "Стрела-Ак Барс" командасы тарихта икенче тапкыр регби буенча Россия чемпионаты финалына чыкты. Чемпионат регламенты нигезендә, йомгаклау урыннары өчен матчларда үз кыры хокукын "даимилек"тә югарырак рейтинглы командалар ала. Шуңа бәйле рәвештә Казанда «Стрела-Ак Барс» һәм «Динамо» арасында 1 нче урын һәм чемпионлык калканы өчен очрашу уза.
Бүгенге матч нәтиҗәләре буенча «Стрела-Ак Барс» регби клубы финалда Мәскәү «Динамо»сын җиңеп, Россия-2025 чемпионы булды.
Очрашу 32:30 (15:6, 17:24) исәбе белән тәмамланды. Казан клубы өчен җиңү дебют титул булды.