Бизнес элемтәләрне җайга салу Татарстан делегациясенең Индонезиягә эш визитының төп бурычларының берсе, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан делегациясе Джакартка визиты башында Индонезия Тышкы эшләр министрлыгында булдылар. Рөстәм Миңнеханов анда шәрәфле кунаклар китабында язма калдырды, шуннан ТЭМ башлыгы Марти Наталегава белән очрашты. Индонезия тышкы эшләр министры исә шушы визит Индонезия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба ныгытуга ярдәм итәчәгенә өмет белдерде.
ТР Президенты үз чиратында, Индонезия җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан җитәкчелегенең Россия-Индонезия мөнәсәбәтләре үсешенә үзеннзн өлеш кертергә теләвен әйтте.
Аннары Татарстан делегациясе Индонезия икътисад мәсьәләләре буенча координация министрлыгында булды, анда ведомство башлыгы Хатта Раджаса белән очрашты.
Татарстан Президенты министр-координаторга аның Индонезиягә килү теләге ил президентының Давос форумындагы нотыгын ишеткәннән соң барлыкка килүе турында сөйләде. Министр-координаторга Татарстан Президенты Индонезиягә бару теләге, ил Президентының Давостагы форумда ясаган докладын тыңлагач, барлыкка килүе турында әйтте, АТЭС саммиты кысаларындагы чараларның шактые Казанда үткәрелүен һәм Индонезия вәкилләренең анда актив катнашуын искәртте.
“Безнең бу визит мәсьәләләрендә бизнес өлеше бик әһәмиятле санала. Безнең сәүдә-сәнәгать палаталары арасындагы килешү, ә аны без бүген имзалаячакбыз, эшмәкәрләребезнең мөнәсәбәтләренә нигез булырга тиеш, - дип игълан итте Президент. – Безнең делегациягә республиканың әйдәп баручы машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре кергән, алар исә Индонезия белән хезмәттәшлектә кызыксынулы”.
Шул ук вакытта, Татарстан Президенты сүзләренчә, республика җитәкчелеге җавап бизнес визитына өмет баглый. “Россия базары бик перспективалы, ә Индонезия предприятиеләре бөтен дөнья буйлап актив эшли”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
“Россия һәм Индонезия хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре буларак, сезгә һәм РФ вице-премьеры Дмитрий Рогозинга без зур өмет баглыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты министрга. Ул хөкүмәтара комиссия утырышын Казанда үткәрергә тәкъдим итте: Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, комиссия эшенә бу гамәли төсмер бирәчәк һәм утырышта реаль бизнес элемтәләр турында фикерләшеп булачак.
Р.Н.Миңнеханов Индонезия компанияләрен Татарстанда предприятиеләр ачарга чакырды, республика җитәкчелеге, ТР Президенты сүзләренчә, инвесторлар өчен мөмкин кадәр уңай шартлар булдырырга әзер. Татарстан белән Индонезия хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләреннән Рөстәм Миңнеханов ислам финанслары өлкәсен, хәләл продукция җитештерүне, югары технологияләр өлкәсендә уртак эшкәртмәләрне атады. Индонезия өчен, ТР Президенты фикеренчә, “Иннополис” һәм “Смарт Сити Казан” проектлары, Татарстан белән IT-тармакта хезмәттәшлек кызыклы булырга мөмкин.
Үз чиратында, Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы Хатта Раджаса, ил җитәкчелеген Россия дус дәүләт буларак кына түгел, икътисад өлкәсендә, шулай ук гуманитар, халыкара оешмалар кысаларында хезмәттәшлекне үстерү партнеры буларак та кызыксындыруын басым ясап әйтте. Министр фикеренчә, Татарстан һәм Индонезиянең нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге хезмәттәшлеге шактый үсеш алган. Илдә “КАМАЗ” продукциясе киң танылган, дип Хатта Раджаса Индонезиядә Татарстан йөк машиналарын эшләп чыгару һәм хезмәт күрсәтүдә уртак предприятие булдыру турындагы мәсьәләне карауны тәкъдим итте. Тагын ул, югары технологияләр өлкәсендә, IT-тармакта хезмәттәшлек идеясен хуплап, энергетикада инновацион технологияләрне уртак эшкәртүне киңәйтүне тәкъдим итте. “Безнең илләр арасында үзара сәүдә мөнәсәбәтләре тулысынча кулланылмаган әле”, - дип белдерде министр.
Хатта Раджаса Рөстәм Миңнехановның хөкүмәтара комиссия утырышын Казанда уздыру тәкъдимен хуплады. Ул шулай ук июнь аенда үзе җитәкчелегендәге Индонезия делегациясенең Петербург икътисад форумына барачагын, анда тагын ВПК предприятиеләре эшләп килгән шәһәрләр булачагын хәбәр итте, шул исәптән Татарстанга барырга теләр идем, дип белдерде министр.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Индонезия арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүдәге актив эш якын арада уңай нәтиҗәләргә китерүенә белдерде.