Дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2013 елның беренче кварталы буенча ил күләмендә торакны сафка бастыруга кагылышлы тәгаенләнгән нәтиҗәләрне игълан итте. Аннан күренгәнчә, бу чорда 758,9 мең кв метр мәйданда торакны сафка бастырган Татарстан Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краеннан гына калышын өченче урын алган.
Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин яңгыратты. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды, аның эшендә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, бүгенгә республикада барлыгы 870,2 мең кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Бу еллык биремнең 36,3 проценты. Ирек Фәйзуллин еллык планны вакытыннан алда үтәп чыккан Апас һәм Питрәч районнарын аерым билгеләп үтте.
Социаль ипотека программасы буенча планлаштырылган 133 йортның 36 сы (гомуми мәйданы 139,6 мең кв метр булган) сафка бастырылган. Әлеге күрсәткеч буенча еллык план 36,4 процентка үтәлгән. Республикада 518 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 108 йорт төзелеше дәвам итә. Моннан тыш, күп фатирлы коммерцияле 95 торакның бүгенгә 68 е югары әзерлектә санала. 11 е исә уртача әзерлектә, 16 йортның әзерлек дәрәҗәсе түбән. Индивидуаль торак төзелешен дә исәпкә алып, республикада аз катлы торак төзелешенә килгәндә, планлаштырылган 4356 йортның бүген 1424 е югары әзерлек дәрәҗәсендә санала. 1651 е – уртача, 1281 е – түбән әзерлек дәрәҗәсендә.
Ирек Фәйзуллин шулай ук авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү хакында да мәгълүмат бирде. Аннан аңлашылганча, республика террриториясендә шундый хәлдәге күп фатирлы йортлардан (2012 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган һәм сүтү яки реконструкция планлаштырылган) гражданнарны күчерүнең 2015 елның 31 декабренә кадәр чаралар планы расланган. Министр республика районнарында клублар төзелеше дәвам итүен дә җиткерде.
Президент Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, тулаем алганда, торак һәм авыл клублары төзелеше план буенча бара. Шул ук вакытта ул киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын Kazan-Arena стадионы төзелешенә юнәлтте.
“Стадионда инде эшләрнең зур өлеше башкарылган, ләкин кайбер кимчелекләр бар. Бу эшкә барлык көчне җәлеп итү кирәк. Бөтен республика белән төзибез, конкрет эштән башка әлеге бурычны чишеп булмаячак. Россиядә мондый стадионнар төзү тәҗрибәсе күп түгел. Бу безнең төп объект, әлеге эшне сыйфатлы итеп башкарырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Торакны сафка бастыру һәм республикада гамәлгә ашырылучы башка программаларга килгәндә, Президент 2014 елда башкарылырга тиешле эшләрне бүген планлаштырырга кирәклекне ассызыклады.