Saint-Gobain (“Сен-Гобен”) француз концерны “Алабуга” махсус икътисади зонасының резиденты булырга мөмкин

2008 елның 30 июле, чәршәмбе
Кичә, 29 нчы июль көнне, республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында компаниянең Польша, Украина, Рәсәй, Белоруссия һәм Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Жан Ларонз җитәкчелегендәге Saint-Gobain (“Сен-Гобен”) француз концерны делегациясен кабул итте.
Шуны искә төшереп узыйк: “Сен Гобен” француз концерны делегациясе Татарстанда бер көнлек эш визиты белән булды. Визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында, Татарстанның Икътисад министрлыгында очрашулар оештырылды.
Жан Ларонз әфәнде хәбәр иткәнчә, “Сен Гобен” – пыяла индустриясендә төзелеш өчен яраклы һәм махсус төр пыялаларның (шул исәптән автомобильнеке дә) киң ассортиментын чыгара торган дөньякүләм лидерларның берсе. Европадагы һәр икенче автомобиль “Сен Гобен” концерны пыялаларыннан файдалана. Рәсәйдә концерн 1996 елдан бирле эшли.
Россия Федерациясе шактый эре автомобиль җитештерүче булганлыктан, аның территориясендә пыяла производствосының үсүе өметле булып санала. “Сен-Гобен”ның вәкаләтле вәкиле фикеренчә, мондый производстволар һәр 300-400 км саен урнаша алалар.
Жан Ларонз, республикага визит белән килгәнче үк инде, концерн белгечләренә Татарстандагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы мөмкинлекләренең тәкъдир ителүен искәртте. Татарстанның Икътисад министрлыгында очрашулар вакытында француз концерны делегациясе тагы да тулырак һәм җентеклерәк мәгълүмат алды.
Кичә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында очрашу вакытында автомобильләр өчен пыяла җитештерү буенча “Сен-Гобен” концерны заводын Татарстан Республикасы территориясендә урнаштыру шартлары һәм мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, “Сен-Гобен” концерны бизнесының үсү мөмкинлекләре һәм планнары республика өчен кызыклы. “Без стратегик партнерлар эзлибез, һәм республикабыз ирешелгән килешүләр буенча йөкләмәләрне һәрвакыт гарантияли һәм җиренә җиткереп үти”, - диде ул. “Республикада автомобиль производстволары үсешенең потенциалы зур: 2008 елда якынча 65 мең авыр йөк машинасы җыю күздә тотыла, якындагы 5 елда бу санны 100 меңгә кадәр җиткерү планлаштырыла. Авыр йөк машинасы һәм җиңел автомобильләр җитештерү буенча заводларның потенциалын исәпкә алып, якын киләчәктә бер елга 100 мең авыр йөк машинасы һәм 300 мең җиңел автомобиль җитештерү планлаштырыла. Татарстанның географик яктан җайлы урнашуы, федераль трассаларның булуы, республиканың хезмәттәшлек өчен әзер булуы һәм кирәк чакта ярдәм итүне гарантияләве “Алабуга” махсус икътисади зонасы мәйданчыгының автомобильләргә пыяла җитештерү заводы урнашу өчен иң нәтиҗәле зона булуын раслый, һәм “Сен-Гобен” концерны бу зонаның резиденты була ала”, - дип саный Татарстан Премьер-министры.

Белешмә өчен:

Saint-Gobain компаниясе 350 ел элек барлыкка килгән, хәзерге вакытта биш төп секторда эшли: төзелеш продукциясе, югары технологияле материаллар, яссы пыяла, пыяла тарасы, төзелеш материаллары белән сәүдә итү. Рәсәйдә концерн 1996 елдан бирле эшли һәм “Сен-Гобен төзелеш продукциясе Рус” ҖЧҖ (Егорьевскта төзелгән завод базасында “Изовер” җылылык үткәрми торган материаллары, гипстан ясалган төзелеш материаллары, акустикалы асылмалы түшәмнәр), “Сен-Гобен Вебер Рус” ҖЧҖ (төзелеш катнашмалары), “Пыяла сүсе” җитештерү берләшмәсе (Гусь-Хрустальный), “Кавминпыяла” (шешәләр, банкалар), “Ситал” (шешәләр) компанияләре исеменнән күрсәтелеп эш алып бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International