Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков элемтәчеләрне Татарстанда телефон элемтәсе эшли башлауга 125 ел тулу белән котлады
2013 елның 7 мае, сишәмбе
Бүген республика элемтәчеләре - Элемтә хезмәткәрләре көнен, Татарстанда телефон элемтәсе эшли башлауга 125 ел тулуны һәм республиканың эре элемтә операторы “Таттелеком”ААҖ 15 еллыгын бәйрәм итте. Тармак хезмәткәрләрен бәйрәм белән котларга ТР Премьер министры Илдар Халиков килгән иде.
Тантана Татарстанда телефон элемтәсенә нигез салыну тарихын барлаудан башланды. Моннан 125 ел элек, 1888 елда, Казанда шәһәр хөкүмәт элемтә челтәре эшли башлый. Нәкъ менә шул вакытта берьюлы өч телефон станциясе сафка бастырыла.
Бүген билгеләп үтелгәнчә, республикада элемтә һәм мәгълүматлаштыру тармагы үсешенә “Таттелеком” компаниясе дә зур өлеш кертә. Предприятие 1998 елда ТР Элемтә министрлыгының структур бүлекчәсе булган “Казан халыкара телефон-телеграф станциясе” нигезендә төзелә. 2003 елда ул дәүләт унитар предприятиесеннән ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә.
Генераль директор Лотфулла Шәфигуллин предприятие ярдәмендә 2016 елга Татарстанда элемтә тармагы тагын да югары заманча үсеш дәрәҗәсенә чыгар, дигән өмет белдерә.
Премьер-министр Илдар Халиков бу һөнәргә үзенең дә күпмедер дәрәҗәдә катнашы бар дип саный. Моның сере бик гади – ул армия сафларында элемтәче булып хезмәт иткән икән. Хөкүмәт башлыгы республика җитәкчелеге исеменнән элемтәчеләрне, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Премьер-министр компания хезмәткәрләренә, гомумән, элемтәчеләренә көндәлек тырыш хезмәтләре, кыю проектларны тормышка ашырулары, компаниянең стратегик үсеше белән бәйле амбицияле программасы өчен рәхмәт белдереп, тармак хезмәтчәннәре һәм ветераннарын, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар теләде.
Соңрак Илдар Халиков тармак ветераннарына, бертөркем хезмәткәрләргә ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Үзенең котлау сүзләрен тантанада катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та ирештерде.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз