Татарстанда 3538 янгын теркәлгән, янгыннарда 103 кеше һәлак булган

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында янгыннар һәм аларның нәтиҗәләре буенча хәл киеренке кала. Бүгенге көндә республика территориясендә 3538 янгын очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. Янгыннарда 103 кеше һәлак булган, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 48%ка күбрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында хәбәр итте. Ул янгыннар буенча хәлне тотрыкландыру, аларда кешеләрнең һәлак булуларын киметү һәм су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында сөйләде.

УтырышныТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, «Икенче ел инде янгыннар һәм кешеләрнең һәлак булулуарына бәйле вәзгыять бик күп сораулар тудыра. Бүгенге көндә янгыннарның гомуми саны – коры үлән һәм чүп-чар яндыру 58% тәшкил итә, бары тик 42%ы гына техноген янгыннарга туры килә».

Бу, нигездә, вакытында чистартылмаган территорияләрдә коры үлән һәм чүп-чар яндыруга бәйле. Барлыгы 1887 шундый янгын очрагы теркәлгән, бу барлык янгыннарның 55%ын тәшкил итә. Барлык хокук бозулар буенча ГХМ хезмәткәрләре тарафыннан 693 административ эш кузгатылдган. 625 эш буенча 2 млн.сумнан артык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылган.

Республикада торак йортларны автономияле хәбәрчеләр (АПИ) белән тәэмин итү эше дәвам итә. 2021 елда 15342 йортта 43693 автоном хәбәр бирүче урнаштырылган.

Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, 2021 елда АПИ эшләгәнгә күрә, 16 очракта – 25 кеше, шул исәптән 9 бала коткарылган.

Нотыкчы республиканың су объектларында кешеләр һәлак булу күрсәткечләренә җентекләбрәк тукталды. Әйтик, 2020 елда 35 кеше һәлак булган булса (37 кеше коткарылган), быел – 39 кеше (20 кеше коткарылган).

2021 елда су объектларында кешеләр үлеменең сәбәпләрен анализлау күрсәткәнчә, һәлак булучыларның 72%ы җиһазландырылмаган урыннарда коенган. Су коену сезоны башланганнан бирле су объектларында 11 кеше батып үлгән – алар исерек хәлдә коенган.

Төбәктәге пляжларга килгәндә, республикада 43 пляж исәпкә алынган, шуларның 37се эксплуатациягә кертелгән. Якын арада Әгерҗе, Арча, Алабуга, Алексеевск районнарында 8 яңа пляж ачу планлаштырыла.

Суда һәлак булучыларның иң күп саны 13 июньнән Казан шәһәренә туры килә – 9, Зеленодольскка – 5, Түбән Камага – 4, Алабуга районына – 2 кеше. "Бу районнарда административ практика буенча эш алып бару юк, - диде Хәбибуллин. - Коену сезоны башланганнан бирле су объектларында 11 кеше үлгән – исерек хәлдә коенганнар. Пляжда һәм башка җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган һәм исерек хәлдә күренгән өчен административ җаваплылыкка тарту буенча максатчан эш юк".

Су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Рафис Хәбибуллин кешеләрнең куркынычсыз ял итү урыннарын – төзекләндерелгән пляжларны булдырырга, административ комиссияләр эшен көчәйтергә, ОСВОД хәрәкәтен киңәйтергә тәкъдим итте.

"Дүрт бала үлүен исәпкә алып, ата- аналар белән – Мәгариф һәм фән министрлыгы аша – су объектларында балалар үлеменә юл куймау буенча эш алып барырга тәкъдим итәм", - диде Рафис Хәбибуллин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук пляжларны, кешеләр күпләп су коена торган урыннарны тәртипкә китерергә кирәк, дип белдерде. Ул моның өчен җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасын кулланырга тәкъдим итте. "Планлаштырганда пляжларны төзекләндерүнең күпмедер өлешен исәпкә алырга мөмкин, - диде ул. – Без тәртип урнаштырырга тиеш. Шулай да кешеләр ял итәргә каядыр китә алмый. Кешеләрнең күбесе үзләренең бакча участокларында, табигатьтә ял итә".

Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты. «Бездә сулыклар, су киңлекләре җитәрлек. Бу – безнең гражданнарның ял итү зоналары. Су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өчен территорияләрне төзекләндерергә кирәк булган сулыклар да бар», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International