Бүген Казанда “Закон территориясе” VII республикакүләм конкурсына тантаналы рәвештә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары полиция генерал-лейтенанты Александр Горовой, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногъманов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
“Закон территориясе” республика конкурсының республиканың Эчке эшләр министрлыгы инициативасы буенча 2007 елдан бирле үткәрелүен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Конкурс ике этаптан уза, беренчесе - республика шәһәрләре һәм районнарында, икенчесе - Казанда. Быел конкурска 212 материал тапшырылган, конкурс комиссиясе бүләкләү өчен 35 эшне сайлап алган.
Конкурста муниципаль берәмлек, предприятие, оешма һәм уку йортлары территорияләрендә җинаятьчелек һәм хокук тәртибе; хокук тәртибен тәэмин итүдә иҗтимагый оешмалар, ирекле халык дружиналарының катнашы; эчке эшләр органнарына матди-техник һәм социаль-көнкүреш мәсьәләре буенча теләкәшлек итү; хокук саклауга багышланган чаралар уздыру; балигъ булмаганнар арасында хокук бозуны кисәтү эшләре алып бару бәяләнә.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, “Закон территориясе” конкурсын үткәрү вакытында муниципаль берәмлекләр, күп кенә предприятие һәм оешма җитәкчеләре хокук бозу буенча кисәтү эшләре алып баруның әһәмияткә ия булуын аңлады.
“Бу төрле дәүләт структуралары эше: Хөкүмәт, муниципалитетлар, вузлар һәм мәктәпләр, ММЧ һ.б. бурычы. Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы конкурсны оештыручы һәм инициатор булып кына калмый, ә төп эшне үз өстенә ала. Бу зур һәм четерекле эштә барыбызны да берләштерү зарур”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Министрлык җинаятьчелеккә каршы көрәштә һәм кисәтү эшендә ялгыз түгел, ярдәмгә мөстәкыйль дружиналар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һ.б. килә, дип белдерде ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин. “Монда һәрвакыт тугъры дуслар һәм ярдәмчеләр, шулай ук кеше кайгысына битараф булмаучы гражданнар да бар. Без бу ярдәмне тоябыз. Ул һәрвакыт акча мәсьәләсендә генә түгел, ә, мисал өчен, кемнедер туры юлга бастыру, бәхәсле вәзгыятьне хәл итүдә чагылыш таба. Болар барысы да бөртекләп җыела”, - дип билгеләп үтте ул.
“Предприятиеләрнең эш асылын бизнеска гына кайтарып калмавы куанычлы хәл. Җитәкчелекнең куркынычсызлык мәсьәләләрен һәм кисәтү чараларын хәл итмичә үсеш булмавын аңлавы яхшы”, - дип билгеләп үтте ТР буенча ЭЭМ җитәкчесе предприятие җитәкчеләрен бүләкләп.
“Ил тамырдан үзгәреш юлында. Яшьләр катнашыннан башка Ватанның чәчәк атуы мөмкин түгел. Яшьләргә үз юлларын табарга, аларның иҗади потенциалын ачарга һәм ялгыш юлга керүчеләргә ярдәм кулы сузу зарур. Шуңа күрә, җәмгыять өчен катлаулы эш алып баручыларны бүләклисем килә”, - дип ассызыклады республика вице-премьеры Әсгать Сәфәров мәктәп директорларын һәм укытучыларын бүләкләп.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.