Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов: “Дәүләт финанславы һәм квалификацияле кадрларның җитешмәве – оборона-сәнәгать комплексына яңалык кертүнең төп проблемалары”
2008 елның 4 августы, дүшәмбе
Профессиональ кадрлар әзерләү, инновацион проектлар эшләү һәм аларның Россия Федерациясе Үсешнең финанс институтлары тарафыннан финанслануы бүген оборона-сәнәгать комплексы (ОСК) предприятиеләренең үсеше өчен өстенлекле мәсьәләләр булып тора. 30 нчы июльдә Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләрнең республика союзында ОСК ның фәнни-техник потенциалы һәм аны технологик яңарту проблемаларына багышланган утырышта чыгыш ясаганда, бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов әйтте.
ОСК га яңалык кертү проблемаларының исемлеген бәяләүдә утырышта катнашучылар бердәм фикердә булдылар: дәүләт финанславының аз булуы белән беррәттән, квалификацияле кадрлар җитмәү дә төп проблема булып тора.
Россия Федерациясе Куркынычсызлык советының быелгы елның сентябрь аенда узачак утырышында Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләрнең республика союзы комиссиясенең ОСК буенча тәкъдимнәре Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләрнең республика союзы вәкиле чыгышының нигезен тәшкил итәчәк һәм әлеге мәсьәләне чишүнең тәкъдим ителгән проектына керәчәк.
Татарстандагы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең үсеш динамикасын кыскача тасвирлап, Борис Павлов түбәндәгеләрне билгеләп узды: Татарстан Республикасы ОСК предприятиеләрендә җитештерү күләменең һаман артуына карамастан, җитештерүнең гомуми күләмендә аның өлеше кими төшә. Әйтик, җитештерү күрсәткече 1990 елдагы күрсәткечләргә карата тулаем сәнәгать буенча алгандагы белән чагыштырганда күпкә түбәнрәк. Дәүләт заказының күләме дә түбән булып кала бирә (зыянсыз җитештерүне тәэмин итми).
Татарстан ОСК предприятиеләре үсешенең авыр шартларына карамастан, нәкъ менә шулар сәнәгый җитештерүнең гомуми күләмендә инновацияләр өлешен арттыруның төп чыганаклары булып тора. Әйтик, 2007 елда Татарстан Республикасы сәнәгате буенча инновацион продукциянең өлеше 17 % тәшкил иткән, шул ук вакытта хәрби-сәнәгый комплекс предприятиеләрендә ул җитештерүдәге гомуми күләмнең 50-60 % ын алып тора.
А.Н.Туполев исемендәге КДТУда гамәлгә ашырыла торган “Эшкә ала торган предприятиеләр катнашында, уку йортын тәмамлаучыларның һөнәри компетенцияләрен үстерү белән идарә итү” проектына Павлов аеруча нык игътибар бирде. Проект төркемнәренең эш процессында завод һәм югары уку йортының үзара бәйләнеше буенча яңа әһәмиятле тәҗрибә тупланган, ә студент-дипломчыларның чыгарылыш квалификация эшләре Дәүләт аттестация комиссиясе тарафыннан югары бәяләнгән.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру максатыннан, Инженерлык-икътисад институтында ярымһөнәри уку-проект төркемнәрендә бакалавр, белгеч һәм магистрларны әзерләү системасын эшләү һәм кертү буенча чаралар комплексы булдырылган. Төркемнәр һәм студентлар мотивациясе туплану бөтен белем бирү циклы дәвамында бара һәм тулаем бер контингентны үз эченә алмый.
Икътисадның югары технологияле секторына кадрлар әзерләү системасын эшләп бетерү өчен, Татарстан Республикасы уникаль полигон булды.
Утырышта катнашучы башка кешеләрнең чыгышларында да ОСК ның шактый зур үсеш потенциалына ия булуы, ләкин җитештерүгә яңалык кертүнең масштаблы бурычын чишүдә дәүләтнең актив катнашуын таләп итүе билгеләп үтелде. ОСК предприятиеләрен технологик яктан яңадан коралландыру буенча федераль максатчан программа әлеге мәсьәләне чишүнең бер инструменты булып тора.
Утырышны ОСК буенча Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләрнең республика союзы комиссиясе җитәкчесе В.К.Глухих үткәрде. Комиссия утырышында Оборона заказы буенча Федераль хезмәт (Рособоронзаказ) башлыгы Сергей Маев, Тармак берләшмәләре белән үзара бәйләнеш департаменты директоры В.М.Черепов, Тармак берләшмәләре белән үзара бәйләнеш
департаменты директорының урынбасары С.А.Степанова, шулай ук министрлыклар белән федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ведомстволар вәкилләре, ОСК предприятиеләре һәм фәнни учреждениеләре җитәкчеләре, иҗтимагый фәнни оешмаларның вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз